«Белем. Геройлар» Бөтенроссия хәрби-патриотик мәгърифәтчелек акциясе кысаларында үзәк балалар китапханәсе китапханәчесе Нурия Гайнетдинова 3 нче мәктәп янындагы лагерьга йөрүче балалар өчен «Үлемсезлеккә аяк басучылар» дигән хәтер сәгате үткәрде. Ул Бөек Ватан сугышы вакытында өлкәннәр белән беррәттән Җиңү хакына үз гомерләрен корбан иткән герой-пионерлар турында сөйләде. Шулай ук якташларыбызның батырлыгы, әфган сугышында катнашучылар, хәзерге көндә безнең янда яшәүче балалар һәм яшүсмерләрнең кылган батырлыклары турында сөйләде.
Балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалау кысаларында «Ялкын «МБУ-да балигъ булмаганнар белән балалар аварияләрен киметү максатыннан 15 июньдә Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча тематик чара уздырылды.
Телефон "кайнар линия " "Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларына хәрби хезмәткә чакыру мәсьәләләре" буенча
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең һәм Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының гражданнарны бергәләп кабул итүе
2023 елның 1 июленнән милеккә һәм НДФЛГА салымнар буенча бурычларны түләү турында салым хәбәр итүләрен һәм таләпләрен дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталында (ЕПГУ) дәүләт хезмәтләре порталында Шәхси кабинет аша алырга мөмкин.
2023 елның 14 июнендә тәрбияләнүчеләр белән «Без тормышны яратабыз!» әңгәмә үткәрдек.
Бәйрәм 17 июньдә Нырья авылында узачак, чаралар берничә мәйданчыкта оештырылачак.
Комсомол мәйданында бәйрәм концерты булды.
"Соры" хезмәт хакы һәм аның нәтиҗәләре
Үзәк китапханә хезмәткәрләре татар халкының милли бәйрәме - Сабан туенда катнашты. “Күңелем энҗеләре” дип исемләнгән әдәби-музыкаль очрашуга каләм тибрәтүче, туган якка булган яратуларын ак кәгазь битенә төшерүче, шигьри җанлы китап укучыларыбызны дәштек. Китапханәче Саттарова Лилия Рәис кызы тамашачыларга язучыларның Сабантуй бәйрәменә карата фикерләрен, аларның ни өчен әлеге бәйрәмне яратулары хакында җиткерде. Язучыларыбыз һәм шигъри җанлы китапханәчеләребез тамашачыларны үз әсәрләре белән сөендерделәр. Әлеге очрашу җыр-моң белән үрелеп барды. Шулай ук әлеге язучыларның китапларыннан һәм авыллар тарихыннан китап күргәзмәсе эшләде.