15 майда район мәдәният йортында Халыкара гаилә көне уңаеннан иҗади гаиләләр фестивале үтте.
Реабилитация курсын үтүче балалар һәм аларның әти - әниләре өчен Халыкара гаилә көненә багышланган конкурс - караоке уздырылды.
Бүген С.В.Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә Ч.Т. Айтматов исемендәге 1 нче гимназиянең 2б сыйныф укучылары өчен Рәмзия Гарифуллина «Экологик калейдоскоп» уенын үткәрде. Балалар экологиянең нәрсә икәнен, табигатьне һәм аның байлыкларын ничек сакларга кирәклеген белде, экологик кагыйдәләр белән танышты, конкурсларда һәм уеннарда актив катнашты. Чара китапларга күзәтү һәм табигатьне саклау турында мультфильм карау белән тәмамланды.
15 нче май көнне уку залы китапханәчесе Сәлимова Т.Х., социаль ярдәм үзәге “НАЗ” да ял итүче пенсионерлар өчен якташ язучылар иҗатына багышланган “Якташ язучылар иҗатында туган як образы “дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде. Китапханәче якташ язучыларның иҗатлары белән таныштырып үтте. Чара барышында ял итүчеләр Р.Шәрипов, Х.Мостафин, Р.Яппарова, М.Мәрданова, М.Мухинаның шигырьләрен тыңладылар. Биредә дәваланучы Королева Валентина оныгы Анастасия язган шигырьләрне укып үтте.
Бүген «Йолдызлык» балалар бакчасының әзерлек төркеме балалары С.В. Михалкова исемендәге үзәк балалар китапханәсендә кунакта булды. Рәмзия Гарифуллина китапханә буйлап экскурсия үткәрде.
15 майда - Халыкара гаилә көнендә - С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә «Гөрләвек» балалар бакчасының өлкән төркеме балалары өчен Фирдания Закирова «Тату гаилә һәркемгә кирәк» дигән уен программасы үткәрде. Ул балаларга бу бәйрәмнең тарихы һәм традицияләре турында сөйләде. Балалар төрле конкурсларда һәм уеннарда катнашты, табышмаклар чиште, үз гаиләсенең рәсемнәрен ясады. Чара китапларга күзәтү һәм мультфильмнар карау белән тәмамланды.
2023 елның 12 маенда тренер Диас Сәйфетдинов ата-аналар гаилә темасына җыелышы үткәрдә. «Гаилә традицияләре. Гаилә кыйммәтләре».
12 май көнне Манзарас авылының "Киндер-Күл" паркында район мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан 85 үсенте утыртылды.
12 майда, "Пушкин картасы" проекты кысаларында, Ч.Т.Айтматов исемендәге 1 нче гимназиянең 8 сыйныф укучылары өчен, китапханәче Гарипова Л.Д. “Ташларны сәнгатьле бизәү" исемле мастер-класс үткәрде.
12 май көнне С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә Фирдания Закирова “Гөрләвек” балалар бакчасының өлкән төркеме балалары өчен “Китап шәһәренә сәяхәт” дип исемләнгән экскурсия-танышу үткәрде. Балалар китапханәнең төрле зоналары, китап күргәзмәләре, китапханәгә язылу, китапны сайлау, абонементта һәм уку залында үз - үзеңне тоту кагыйдәләре белән танышты. Әңгәмә презентация белән үрелеп барды. Балалар төрле уеннарда һәм бәйгеләрдә катнашты, әдәби геройлар турындагы табышмакларны чиште, мультфильм карады.