ЯҢАЛЫКЛАР


2
май, 2023 ел
сишәмбе

2023 елның 2 маенда тренер Регина Ишкельдина тәрбияләнүчеләре «Язгы игелек атнасы» акциясе кысаларында Бөек Ватан сугышы геройларына багышланган һәйкәл территориясен җыештыруда катнаштылар

2023 елның 2 маенда Нырты авылында чаңгы узышлары буенча тренер Ләйсән Гөбәйдуллинаның тәрбияләнүчеләре «Язгы игелек атнасы» акциясенә кушылды.

Педагог-психолог Г.Г. Кәлимуллинаның "ЭКО стилендәге тормыш" командасы, ата-аналар һәм аларның гаиләләре һәм балалары "Нурминка" елгасы янында, Кукмара шәһәрендә "Сабантуй" милли бәйрәме уздырыла торган урын янында өмә үткәрделәр. Елга янында чүп-чар, пластик шешәләр, төрле фантиклар һәм тагын бик күп төрле чүп-чар җыелган. Чүп-чарны чүп пакетларына салып, махсус чүп өчен яраклы урынга алып китәләр. Команда үзе генә эшләми, ә гаиләләренә һәм балаларына чисталыкка һәм тәртипкә мәхәббәт тәрбияли

2023 елның 2 маенда Кукмара муниципаль районының киңәйтелгән утырышында район башлыгы Сергей Димитриев 2008 елгы «Олимп» командасы тәрбияләнүчеләрен һәм тренер  Таһир Нурмөхәммәтовны хоккей буенча Татарстан Республикасы Беренчелегендә 1 урын өчен мактау грамоталары белән бүләкләде.

2023 елның 29 апрелендә Арча шәһәрендә ветераннар  командалар арасында «Җиңү көненә» багышланган хоккей буенча турнир узды.  командасы беренче урынны алды. «Иң яхшы яклаучы» номинациясендә Айрат Абдуллин танылды.

1 май көнне Кукмара шәһәренең Комсомол мәйданында Яз һәм Хезмәт бәйрәме узды. 

Программада балалар иҗат төркемнәре  катнашты, "Идел" бию ансамбле һәм Кукмара эстрадасы йолдызлары.

Кукмараның «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә ата – аналар өчен «Декупаж» техникасында мастер - класс үткәрелде.

Кукмара районында «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә һөнәри юнәлеш бирү буенча «Почтальон һөнәре» дигән дидактик уен үткәрелде.

30 апрель көнне Зур Сәрдек мәдәният йортында "Чәчкә" халык бию ансамбленең иҗат эшчәнлегенең 40- еллыгына багышланган зур чара узды.Чакырылган кунаклар һәм барлык тамашачылар 2 сәгать  җыр- моң,бию дөньясында яшәделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International