9 март көнне "Барс Арена" спорткомплексында "Алдынгылар җыены" узды. Программада район мәдәният йорты, сәнгать мәктәбе төркемнәре чыгыш ясады. Бәйрәмнең мәхсүс кунаклары: "Агыйдел" Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, ТР халык артисты Ф. Каһиров һәм җырчы Марина Карпова чыгыш ясады.
10 март көнне район мәдәният йорты иҗат төркеме шәһәребезнең яңартылган мунчасын тантаналы төстә ачу чарасын оештырдылар.
Кукмараның «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Мәктәпкә юл. Урамда йөрү куркынычсызлыгы" дигән темага дәрес үткәрелде.
10 март көнне Кукмара үзәк китапханәсенә К.Ф. Шакиров исемендәге Зур Сәрдек гимназиясе өлкән сыйныф укучылары килде. Хезмәт күрсәтү бүлеге китапханәчесе Саттарова Л.Р. алар өчен китапханәгә экскурсия үткәрде, үз теләкләре буенча теләсә нинди китап сайлау тәртибе, ай саен яңартыла торган күргәзмәләр, китапханәгә алына торган периодик басмалар белән таныштырды.
10 март көнне С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә Ч.Т.Айтматов исемендәге 1а сыйныф укучылары өчен китапханәче Рәмзия Гарифуллина китапханә буенча экскурсия һәм «Килегез безгә – китапханәгә!» дип исемләнгән китапханә дәресе үткәрде. Балалар китапханәнең төрле зоналары, китап күргәзмәләре, китапханә кагыйдәләре белән танышты, табышмаклар чиште, викторина сорауларына җавап бирде. Чара абонементта тәмамланды, балалар зур кызыксыну белән китаплар сайлады, уку өчен китаплар алды.
10 мартта, хезмәт күрсәтү бүлеге китапханәчесе В.Г. Пахомова, социаль ярдәм үзәге “НАЗ”да ял итүче пенсионерлар өчен, «Язгы ассорти» исемле ял кичәсе үткәрде. Чара барышында барысы да күңелле конкурсларда катнаштылар.
Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе салым түләүчеләрне 2023 елның 14 мартында 10.00 сәгатьтә узачак «нәрсә ул резервланган сумма, ничек эш итәргә» дигән темага вебинарга чакыра.
10 мартта, «Пушкин картасы» проекты кысаларында, Ч.Т. Айтматов гимназиясе укучылары өчен, китапханәче Саттарова Л.Р. "Эпоксидлы смоладан бизәкләр" исемле мастер-класс үткәрде. Мастер-класс барышында катнашучылар эпоксидлы смола белән эшләүнең теоретик нигезләре белән таныша алдылар, китаплар, бизәнү әйберләре ясарга өйрәнделәр.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров бүгенге бәйрәмгә югары бәя биреп, аны республика дәрәҗәсенә тиңләде.
8 мартта Поч-Кучук авыл мәдәният йортында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм концерты узды. Программада Илназ Гыйльметдинов, Ильяс Исламов, Ангелина Ирбулдина һәм "Кна вел" мари халык фольклор ансамбле катнашты.