ЯҢАЛЫКЛАР


13
февраль, 2023 ел
дүшәмбе

Олыяз авылы китапханәсендә Фәнис Яруллинның тууына 85 ел тулу уңаеннан “Мин тормышка гашыйк”дип исемләнгән мәгълүмат сәгате узды, балаларны шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән таныштырдылар.

Шаһинур Мостафин - шагыйрь, прозаик, Шаһинур Сәпиевич Мостафин тууына 75 ел тулу алдыннан Аш-Буҗи авылы китапханәчесе “Шаһинур Мостафин - шагыйрь, прозаик, публицист, журналист” дигән китап күргәзмәсе тәкъдим итте. Күргәзмәдә юбилярның биографиясе белән танышырга, һәм китапларын укырга була иде.

Без барыбыз да балачактан Александр Сергеевич Пушкинның шигырьләрен һәм әкиятләрен яратып тыңладык, алар безгә әниләребез, әтиләребез, әбиләребез сөйләде. Пушкин әкиятләре буенча төшерелгән искиткеч нәфис һәм мультипликацион фильмнарны карадык. Февральдә үзенчәлекле көн - А.С. Пушкин хәтере көне бар - 10 февраль. Бу көнне Пушкинның әкиятләрен һәм башка әсәрләрен яраткан һәркем аны искә төшерә торган көн. Шул исәптән Түбән Комар авылы китапханәчесе А.С.Пушкин истәлегенә багышланган “Лукоморье әкиятләре” әдәби уены үткәрде. Балалар бу искиткеч шагыйрьнең күбрәк әкиятләрен искә төшерделәр.

1989 елны15 феврале илебез тарихына мәңгелеккә кереп калды. Бу көнне совет гаскәрләренең соңгы сугышчылары Әфганстан җиреннән чыгарылды. Бу әфганчы ир-егетләребезне хөрмәтләү, чит җирләрдә башларын салган якташларыбызны искә алу, аларның якыннарының хәлен белү көне булып тарихка кереп калды. Шул уңайдан Чишмәбаш авылы китапханәчесе Әфганчылар белән очрашу кичәсе үткәрүдә катнашты.

13 февральдә Кукмара үзәк китапханәсендә К.Ф. Шакиров исемендәге Зур Сәрдек гимназиясенең 8нче сыйныф укучылары экскурсиядә булдылар. Китапханәче Саттарова Л.Р. чара барышында балалар абонементның эше турында сөйләде, анда китапларны үз мәнфәгатьләре буенча сайлап алырга була, ай саен яңартыла торган китап-иллюстратив күргәзмәләр белән таныштырды.

    2023 елның 12 февралендә кышкы спорт төрләре көне кысаларында 2006 елда туган һәм аннан яшьрәк командалар арасында «Бал шайбасы» хоккей турниры узды

2023 елның 11 февралендә чаңгы базасында «Татарстан чаңгы юлы-2023»узды.

2023 елның 11-12 февралендә Казанда тимераякта фигуралы шуу буенча «Вираж кубогы» республика ярышлары узды

12 февраль көнне Чишмәбаш авылы клубында "Татар егете- 2023" бәйгесенең беренче сайлап алу туры узды! Сәрдекбаш, Зур Сәрдек, Байлангар, Вахит, Мәмәшир җирлекләреннән килгән асыл егетләр узара көч сынашты! Бәйге сәламләү, иҗади чыгыш, һөнәр күрсәтү, татар әкиятен сәхнәләштерү һәм сорау-җавап этапларыннан торды! 

11 февраль көнне Сосновка шәһәренең "Судостроитель" мәдәният йортында "Баламишкин" халык гармунчылар ансамбле, "Ләйсән" вокаль ансамбле «Уйнагыз гармуннар» төбәкара фестиваль – конкурсында катнашып II дәрәҗә лауреатлар булдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International