ЯҢАЛЫКЛАР


13
февраль, 2023 ел
дүшәмбе

Утырышта Татарстан Республикасының икътисад министры урынбасары Юлай Миңнуллин, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Римма Ратникова, Камил Нугаевлар катнашты.

7 февральдә билгеләп үтелә торган Россиядә кышкы спорт төрләре көне уңаеннан, Кукмараның «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә«Кече кышкы Олимпия уеннары»дигән спорт чарасы уздырылган.


11
февраль, 2023 ел
шимбә

2023 елның 9 февралендә чаңгы базасында чаңгы ярышлары буенча «Олимп» спорт мәктәбе беренчелеге узды. Ярышларда 66  бала катнашты.


10
февраль, 2023 ел
җомга

10 февраль көнне С.В.Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә Нурия Гайнетдинова А.М.Булатов исемендәге күп профильле лицейның 5г сыйныф укучылары өчен “Сафка баскан малайлар” дигән батырлык сәгате үткәрде. Балалар тылда ярдәм итеп кенә калмыйча, өлкәннәр белән беррәттән разведкага йөргән һәм партизан отрядларына мөһим мәгълүматлар җиткергән, легендар батырлык кылган яшь геройлар турында белде. Чара китапларга күзәтү белән тәмамланды.

 

Кукмараның «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә массаж буенча шәфкать туташы Аблаева Вера Васильевна балалар белән «кышын саф һаваның файдасы» дигән темага «Медицина сәгате»уздырган.

Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында rонсультация- кисәтү

Чишмәбаш авылы китапханәсендә , Тылсымлы куллар һәм Картая мени соң йөрәк түгәрәгенә йөрүче кызлар белән берлектә , сәламәтлеге чикле булган авылдашыбыз Зәкиев Рәиснең үз куллары белән тырышып төзегән “Бөртекләп матурлык җыючы”дип исемләнгән кул эшләре күргәзмәсенә күзәтү ясады.  Алмазный мозайка белән эшләү , аны ничек төзү серләренә өйрәндек.


Зур Кукмара авыл китапханәчесе “Сәламәт булырга теләсәң!” дип исемләнгән файдалы мәгълүмат сәгате үткәрде. Чара барышында укучылар разминка ясадылар, файдалы сорауларга җавап бирделәр, һәр кешенең тормышында сәламәтлекнең мөһимлеге турында уйландылар, “Сәламәтлек дулкынында” китап күргәзмәсендә тәкъдим ителгән китаплар белән таныштылар. Башлангыч сыйныф укучылары “Безгә көчле булсын өчен” әдәби-уен сәгатендә катнаштылар. Балалар сәламәт яшәү рәвешен тагын бер тапкыр искә төшерделәр, җитезлекләрен һәм хәрәкәтчән уеннарда физик көчләрен күрсәттеләр.

Әсән-Елга модельле авылы китапханәчесе урта һәм өлкән сыйныф укучылары өчен “Россия фәне исәнме!” дигән танып белү сәгате үткәрде. Укучылар төрле вакытта яшәгән белем өлкәләрендә ачышлар ясаган Россиянең бөек галимнәре исемнәре белән таныштылар.

Зур Сәрдек авылы китапханәчесе К.Шакиров ис. Зур Сәрдек гимназиясенең башлангыч сыйныф укучылары белән “Мәктәп - бакча, ә без - гөлләр!” дип аталган мавыктыргыч квест-уен үткәрде. Бу чара “Мәктәп укучылары өчен мәдәният” федераль проекты кысаларында Укытучы һәм остаз елына багышлап оештырылды. Балалар әйләнә-тирә, рус теле, туган тел, уку, математика, мәдәни фәннәр биремнәреннән торган турларны уңышлы гына үтеп үзләренең белемле, акыллы, иҗади сәләтле укучылар икәнлекләрен күрсәттеләр. Чараның Китаплы тәнәфес өлешендә балалар тематик китап күргәзмәсе белән таныштылар. Бирелгән китапларны өч төркемгә дөрес итеп аера белделәр. Иҗади биремне үтәгәндә тырышып-тырышып укытучы апаларына хат яздылар һәм рәхмәтләрен әйтеп үз куллары белән ясалган бүләкләрне матур итеп тапшырдылар. Әлеге күркәм чара “Сез иң гүзәл кеше икәнсез!” дигән җырны күмәкләшеп башкару белән тәмамланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International