“Галактика” балалар иҗат үзәгендә район башлыгы Сергей Димитриев районыбыз яшьләре, студентлар, мәктәпләрнең өлкән сыйныф укучылары белән очрашты.
Компьютер томографиясе район дәваханәсенә «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» программасы кысаларында кайтты.
Юбилярга Россия Президентының котлау открыткасы, район башлыгының Рәхмәт хаты һәм истәлек бүләге тапшырылды.
4 февраль көнне, 12.30 сәгатьтә район башлыгы Сергей Димитриев «Галактика» балалар иҗат үзәгендә яшьләр, студентлар белән очраша.
Проектларны яклау өч номинациядә узды: «Иң яхшы бизнес-проект», «Иң яхшы бизнес-фикер», «Минем беренче бизнесым» күргәзмә-ярминкәсе».
Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен "Милосердие" реабилитация үзәгендә 02.02.2023 елда физиотерапия буенча шәфкать туташы Нәбиева Лилия Харис кызы "Борыннан кан киткәндә беренче ярдәм" дигән темага балалар белән "Медицина сәгате"уздырды.
3 февраль көнне район мәдәният йортында Сталинград сугышында фашист гаскәрләрен тар-мар итү Көненә багышланган тематик кичә узды.
3 февраль көнне С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә Ләйсән Әхмәтова Ч.Т.Айтматов исемендәге 1 нче гимназиянең 3а сыйныф укучылары өчен «Укытучы - һөнәр» дип исемләнгән дәрес - презентация үткәрде. Ул балаларга укытучы һөнәре, аның кеше тормышында тоткан мөһим урыны турында сөйләде. Балалар төрле бәйгеләрдә һәм уеннарда актив катнашты, викторина сорауларына җавап бирде, мәктәп турындагы табышмакларны чиште. Чара китапларга күзәтү һәм мультфильмнар карау белән тәмамланды.
3 февраль көнне С.В.Михалков исемендәге балалар китапханәсендә 4 нче урта мәктәбенең 1в сыйныф укучылары өчен китапханәче Рәмзия Гарифуллина “Китапханәдә кунакта” дип исемләнгән китапханә дәресе үткәрде. Дәрес барышында балалар китапханәдәге китаплардан файдалану кагыйдәләре белән танышты. Балалар төрле уеннарда һәм конкурсларда актив катнашты, әдәби геройлар турында табышмаклар чиште, мультфильмнар карады. Чара абонементта тәмамланды, балалар зур кызыксыну белән китаплар сайлады, уку өчен китаплар алды.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлеге Эчке эшләр органнарына полициянең участок уполномоченные, оператив кизү часте ярдәмчесе, вакытлыча тоту изоляторының махсус өлешендә полиция посты ярдәмчесе вазифаларына чакыра. урта гомуми белеменнән түбән булмаган (оператив дежур часть ярдәмчесе вазыйфаларында, эчке саклау полиция посты шикләнелүчеләрне һәм гаепләнүчеләрне вакытлыча тоту изоляторының махсус өлешендә) һәм урта һөнәри (полициянең участок уполномоченные вазыйфасында) ким түгел.