2022 елның 12 декабрендә мәгариф идарәсе базасында беренче квалификация категориясенә дәгъвачыларның йомгаклау утырышы узды. Алар анда квалификация категориясе таләпләре нигезендә эшчәнлек нәтиҗәләрен курсэттелэр. Категориялэрен раслаучылар утырышта читтэн торып кына катнаштылар.
2022 елның 9 декабрендә Починок Кучук урта мәктәбендә мари халык иҗатының II Төбәкара "МАРИ СЕМ" фестиваль-конкурсы узды.
11 декабрь көнне район предприятиеләре, оешмалары һәм учреждениеләре арасында Спартакиада кысаларында волейбол буенча ярышлар узды. Мәдәният идарәсе җыелма командалары түбәндәге урыннарны алдылар: хатын-кызлар командасы-2 урын, ирләр командасы-4 урын. Котлыйбыз!
9 декабрь көнне Кәчимер авылы клубында Халыкара инвалидлар көненә һәм Ватан Герое Көненә багышланган район мәдәният йорты иҗат төркеменең хәйрия концерты булды.
Кукмараның " Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Инвалидлар декадасы кысаларында социаль хезмәт алучылар үз куллары белән төрле техникада уенчыклар ясаганнар.
ГТО нормаларын тапшыру
9 декабрьдә «Пушкин картасы» проекты кысаларында, үзәк китапханә хезмәткәрләре, “М.П.Прокопьев исемендәге Нырья урта мәктәбе” 9 нчы сыйныф укучылары өчен, М.И.Цветаева иҗаты буенча әдәби сәгать үткәрделәр.
Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе салым түләүчеләрне " 2023 елда 6-НДФЛ һәм РСВ исәп-хисапларын тутыру һәм тапшыру тәртибе буенча үзгәрешләр. Страховка взносларының киметелгән тарифлары һәм 2023 елда иминият взносларын түләүләр», ул 2022 елның 15 декабрендә 10.00 сәгатьтә узачак.
2022 елның 15 декабрендә 9.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы территориаль салым органнарында салым түләүчеләр өчен «бердәм салым счеты институтын кертү турында»ачык ишекләр көне узачак.
ГТО нормаларын тапшыру