2022 елның 15 декабрендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында Татарстан Республикасында догазификацияләү программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча «кайнар линия» узачак.
Иҗтимагый палатада Татарстан Республикасында догазификацияләүнең төбәк программасы кысаларында «Кайнар линияләр» уздыру дәвам итә, аларда гражданнарга Татарстан Республикасы торак пунктларында, шул исәптән коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтләрендә программаны гамәлгә ашыру срокларына, шулай ук халыкның социаль якланмаган катламнарына газ җиһазларын үткәрү һәм урнаштыру буенча ташламалар бирү шартларына кагылышлы 200гә якын җавап бирелде.
Гражданнарның сорауларына Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, иҗтимагый контроль буенча Иҗтимагый палата комиссиясе һәм «Газпром трансгаз Казан»ҖЧҖ вәкилләре җавап бирәчәк.
Сорауларга җавапны Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының «кайнар линиясе» буенча 2022 елның 15 декабрендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр 8(800)350-44-72 телефоны буенча алырга мөмкин.
Мөрәҗәгатьләр шулай ук Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Интернет-кабул итү бүлмәсе аша түбәндәге сылтама буенча кабул ителә: https://oprt.tatarstan.ru/ipriem/message-form.htm 2022 елның 15 декабренә кадәр 14.00 сәгатькә кадәр.
15 декабря 2022 г. в г. Кукмор Республики Татарстан будет оказана бесплатная юридическая помощь населению.
С целью консультирования граждан по правовым вопросам Татарстанским региональным отделением Ассоциации юристов России совместно с Министерством юстиции Республики Татарстан сформирована мобильная информационно-консультационная группа из специалистов министерств, ведомств и организаций.
Консультирование граждан состоится:
- в г. Кукмор 15.12.2022 г. с 10:30 до 12:30 часов по адресу: районный Дом культуры, ул.Ленина, 38
2022 елның 15 декабрендә Татарстан Республикасының Кукмара шәһәрендә халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтеләчәк.
2022 елның 12 декабрендә мәгариф идарәсе базасында беренче квалификация категориясенә дәгъвачыларның йомгаклау утырышы узды. Алар анда квалификация категориясе таләпләре нигезендә эшчәнлек нәтиҗәләрен курсэттелэр. Категориялэрен раслаучылар утырышта читтэн торып кына катнаштылар.
2022 елның 9 декабрендә Починок Кучук урта мәктәбендә мари халык иҗатының II Төбәкара "МАРИ СЕМ" фестиваль-конкурсы узды.
11 декабрь көнне район предприятиеләре, оешмалары һәм учреждениеләре арасында Спартакиада кысаларында волейбол буенча ярышлар узды. Мәдәният идарәсе җыелма командалары түбәндәге урыннарны алдылар: хатын-кызлар командасы-2 урын, ирләр командасы-4 урын. Котлыйбыз!
9 декабрь көнне Кәчимер авылы клубында Халыкара инвалидлар көненә һәм Ватан Герое Көненә багышланган район мәдәният йорты иҗат төркеменең хәйрия концерты булды.
Кукмараның " Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Инвалидлар декадасы кысаларында социаль хезмәт алучылар үз куллары белән төрле техникада уенчыклар ясаганнар.
ГТО нормаларын тапшыру
9 декабрьдә «Пушкин картасы» проекты кысаларында, үзәк китапханә хезмәткәрләре, “М.П.Прокопьев исемендәге Нырья урта мәктәбе” 9 нчы сыйныф укучылары өчен, М.И.Цветаева иҗаты буенча әдәби сәгать үткәрделәр.