2022 елның 10 декабрендә Ватан Геройлары көненә багышланган чаңгы ярышлары буенча «Олимп» спорт мәктәбе беренчелеге булды.
Инвалидлар декадасы кысаларында кунакка "Көмеш яшь" волонтерлары да килгән иде. Әңгәмә барышында, алар балаларны Яңа ел тарихы белән таныштырдылар, Кыш бабай турында сөйләделәр.
Балалар волонтерлар белән Яңа ел бәйрәменә ничек әзерләнүләре турында уртаклаштылар.
Кунаклар балаларга Яңа ел костюмнары һәм тәм-том бүләк иттеләр.
Инвалидлар декадасы кысаларында, " Милосердие" тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар инвалид Гаврилов Руслан янына барганнар һәм аңа хезмәт буенча инструктор җитәкчелегендә тегү остаханәсендә ясалган сувенирлар бүләк иткәннәр.
Кукмараның «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә инвалидлар декадасына план кысаларында музыка мәктәбе укучылары һәм укытучылары концерты узган.
Кукмараның "Милосердие" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Инвалидлар декадасында флористика буенча мастер - класс узган. Бу мастер - классның темасы "Кышкы композиция" булдыру иде.
Кукмараның «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Инвалидлар декадасы кысаларында «Минем иң яхшы дусларым»дигән рәсем конкурсы оештырылган.
Гражданнарның хезмәт хокукларын үтәү мәсьәләләре буенча телефон аша “кайнар линия”
2022 елның 15 декабрендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында Татарстан Республикасында догазификацияләү программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча «кайнар линия» узачак.
Иҗтимагый палатада Татарстан Республикасында догазификацияләүнең төбәк программасы кысаларында «Кайнар линияләр» уздыру дәвам итә, аларда гражданнарга Татарстан Республикасы торак пунктларында, шул исәптән коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтләрендә программаны гамәлгә ашыру срокларына, шулай ук халыкның социаль якланмаган катламнарына газ җиһазларын үткәрү һәм урнаштыру буенча ташламалар бирү шартларына кагылышлы 200гә якын җавап бирелде.
Гражданнарның сорауларына Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, иҗтимагый контроль буенча Иҗтимагый палата комиссиясе һәм «Газпром трансгаз Казан»ҖЧҖ вәкилләре җавап бирәчәк.
Сорауларга җавапны Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының «кайнар линиясе» буенча 2022 елның 15 декабрендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр 8(800)350-44-72 телефоны буенча алырга мөмкин.
Мөрәҗәгатьләр шулай ук Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Интернет-кабул итү бүлмәсе аша түбәндәге сылтама буенча кабул ителә: https://oprt.tatarstan.ru/ipriem/message-form.htm 2022 елның 15 декабренә кадәр 14.00 сәгатькә кадәр.
15 декабря 2022 г. в г. Кукмор Республики Татарстан будет оказана бесплатная юридическая помощь населению.
С целью консультирования граждан по правовым вопросам Татарстанским региональным отделением Ассоциации юристов России совместно с Министерством юстиции Республики Татарстан сформирована мобильная информационно-консультационная группа из специалистов министерств, ведомств и организаций.
Консультирование граждан состоится:
- в г. Кукмор 15.12.2022 г. с 10:30 до 12:30 часов по адресу: районный Дом культуры, ул.Ленина, 38
2022 елның 15 декабрендә Татарстан Республикасының Кукмара шәһәрендә халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтеләчәк.