ЯҢАЛЫКЛАР


9
декабрь, 2022 ел
җомга

Кукмараның «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү  үзәгендәинвалидлар декадасы һәм «Инвалид балалар өчен курчак театры» проектын тормышка ашыру кысаларында 8 декабрьдә тернәкләндерү курсы узучы балаларга «Төлке сеңел һәм ссоры бүре» дигән рус халык әкияте мотивлары  буенча курчак спектакле әзерләнде.

Кукмараның «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә психолог Йосыпова Дания ата - аналар өчен «Күңелле гимнастика»дигән темага консультация үткәргән.

8 декабрьдә, инвалидлар декадасы кысаларында, уку залы китапханәчесе Г. Ф. Заһидуллина, «Шәфкать» үзәгендә тернәкләнү узучы балалар өчен, «Тотынышыйк кулга кулны», дигән уен программасы үткәрде. Чара барышында балалар конкурсларда, уеннарда, викториналарда актив катнаштылар. Чара мультфильм карау белән тәмамланды.

 8 декабрь көнне  Түбән Үрәс авыл җирлегенең театр коллективы Г.Нуруллиның "Картаямени соң йөрәк" әсәрен  сәхнәләштерделәр. Спектакль районкүләм  үтә  торган үзешчән  театрлар  бәйгесе кысаларында куелды.

2022 елның 6 декабреннән 8 декабренә кадәр Ошторма-юмья урта мәктәбенең бию түгәрәгенә йөрүче укучылар белән коллевтивның җитәкчесе Галимьянова Л.В. Казан шәһәрендә якшәмбе мәктәпләре һәм этномәдәни белем бирү оешмаларында белем алучы укучылар өчен мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырылган республикакүләм слетта булып кайттылар.

2022-2023 уку елына ТР Кукмара муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе планы нигезендә, 2022 елның 7 декабрендә Кукмара шәһәренең 8 нче номырлы “Гөрләвек” балалар бакчасында «Педагогик дискуссия: мәктәпкәчә яшьтәге баланың тормышында циффрлаштыру» темасына төбәкара семинар узды. Семинарда Татарстан Республикасының Мамадыш һәм Арча муниципаль районнарыннан коллегалар катнашты.

2022 елның 8 декабрендә “Кукмара шәһәренең 4 номерлы урта мәктәбе” базасында, Россиякүләм “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” бәйгесенең муниципаль этабы кысаларында рус мәктәпләрендә белем бирүче укытучылар 5 һәм 7 сыйныфларда татар теле һәм әдәбияты дәресләре бирде.

6 декабрь көнне Күкшел авыл мәдәният йорты  үзешчәннәре көче белән Р.Сагдиевның "Сынган беләзек" спектакле сәхнәләштерелде. Спектакль районкүләм үтә торган үзешчән театрлар бәйгесе кысаларында куелды. 

6 декабрь көнне Казан шәһәрендә үзешчән коллективларның "Әпипә" Бөтенроссия татар халык биюе телевизион конкурсы узды. Кукмара районын фестивальдә "Чәчкә" халык бию ансамбле тәкъдим итте. Коллектив фестивальдә уңышлы чыгыш ясады һәм 10000 сумга сертификат алды.

 

7 декабрь көнне  Зур  Кукмара авыл җирлегенең театр коллективы А.Әхмәтгалиеваның "Баш куям тезләреңә" әсәрен  сәхнәләштерделәр. Спектакль районкүләм  үтә  торган үзешчән  театрлар  бәйгесе кысаларында куелды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International