8 декабрь көнне С.В.Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә Зур Сәрдек авылы К.Ф. Шакиров исемендәге гимназиясенең 5 сыйныф укучылары өчен китапханәче Нурия Гайнетдинова китапханә белән таныштырды һәм Ватан Геройлары көненә багышланган «Геройларның даны белән горурланабыз» дип исемләнгән батырлык сәгате үткәрде. Укучылар әлеге истәлекле датаның барлыкка килү тарихы, Ватан бүләкләре белән танышты, 1812 елгы геройлары турында белде. Чара китап күргәзмәсенә күзәтү белән тәмамланды.
Ватан Геройлары көне алдыннан, хезмәт күрсәтү бүлеге китапханәчесе Саттарова Л.Р., Олы Сәрдек авылы гимназиясе укучылары өчен: «Якташларыбызның хәтерендә яшәсен»,-дигән батырлык дәресе үткәрде. Чара барышында китапханәче бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, герой-якташларның батырлыгы турында сөйләде.
7 декабрь көнне инвалидлар декадасы кысаларында С.В. Михалков исемендәге балалар китапханәсе китапханәчесе Ләйсән Әхмәтова «Шәфкатьлелек» тернәкләндерү үзәгендә дәваланучы балалар өчен «Әдәби геройлар иленә сәяхәт» дип исемләнгән уен-викторина уздырды. Балалар төрле конкурсларда актив катнашты, әкият персонажларын таныды. Чара китапларга күзәтү һәм мультфильм карау белән тәмамланды.
2022 елның 06 декабрендә "Зур Кукмара авылы гомуми урта белем бирү, аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе базасында Татарстан Республикасында «Россия ел укытучысы» бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы кысаларында конкурс дәресләре үткәрелде.
2022 елның 6 декабрендә район мәдәният йортында “сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән инвалидка һәм балага психологик – педагогик ярдәм: заманча алымнар һәм технологияләр, биредә МБДОУ, балалар бакчасы, ◆ 6, Салават күпере, Кукмара шәһәре иртә һөнәри юнәлеш буенча эш тәҗрибәсе белән таныштырды һәм мөмкинлекләре чикләнгән балаларга тулы җәмгыять шартларында үсәргә мөмкинлек бирде һәм мастер-класслар күрсәтте.эшләнмәләр.
2022 елның 5 декабрендә психиатр-нарколог Сабирҗанов р. М «сәламәтлек – барыннан да элек»темасына профилактик әңгәмә үткәрде.
5 ноябрь көнне Каенсар авыл клубы сәхнәсендә Байлангар мәдәният йортының театр коллективы М.Сафинаның "Ике болыт" пьесасын сәхнәләштерделәр. Спектакль районкүләм үтә торган бәйге кысаларында үтте.
Киләсе ел финанс яктан уңышлы булсын өчен, аны салым бурычыннан башка каршы алырга кирәк!
Коронавирус инфекциясенә һәм гриппка каршы вакцинаны бер көндә ясатырга рөхсәт ителә, дип аңлаттылар.
Билгеле булганча, кеше авырлыгына түзә алырлык куркынычсыз боз калынлыгы күлләрдә - 7 сантиметрдан артык, ә елгаларда 12 сантиметрдан да ким булмаска тиеш.