2022-2023 уку елына ТР Кукмара муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе планы нигезендә, 2022 елның 7 декабрендә Кукмара шәһәренең 8 нче номырлы “Гөрләвек” балалар бакчасында «Педагогик дискуссия: мәктәпкәчә яшьтәге баланың тормышында циффрлаштыру» темасына төбәкара семинар узды. Семинарда Татарстан Республикасының Мамадыш һәм Арча муниципаль районнарыннан коллегалар катнашты.
2022 елның 8 декабрендә “Кукмара шәһәренең 4 номерлы урта мәктәбе” базасында, Россиякүләм “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” бәйгесенең муниципаль этабы кысаларында рус мәктәпләрендә белем бирүче укытучылар 5 һәм 7 сыйныфларда татар теле һәм әдәбияты дәресләре бирде.
6 декабрь көнне Күкшел авыл мәдәният йорты үзешчәннәре көче белән Р.Сагдиевның "Сынган беләзек" спектакле сәхнәләштерелде. Спектакль районкүләм үтә торган үзешчән театрлар бәйгесе кысаларында куелды.
6 декабрь көнне Казан шәһәрендә үзешчән коллективларның "Әпипә" Бөтенроссия татар халык биюе телевизион конкурсы узды. Кукмара районын фестивальдә "Чәчкә" халык бию ансамбле тәкъдим итте. Коллектив фестивальдә уңышлы чыгыш ясады һәм 10000 сумга сертификат алды.
7 декабрь көнне Зур Кукмара авыл җирлегенең театр коллективы А.Әхмәтгалиеваның "Баш куям тезләреңә" әсәрен сәхнәләштерделәр. Спектакль районкүләм үтә торган үзешчән театрлар бәйгесе кысаларында куелды.
7 декабрь көнне Иске-Юмья мәдәният йортының театр коллективы А.Григорьевның "Бәс кунган мәхәббәт" пьесасын сәхнәләштерделәр. Спектакль районкүләм үтә торган бәйге кысаларында үтте.
Кукмараның "Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә инвалидлар декадасы план кысаларында, «Дуслык нык - ватылмас" дигән конкурс - караоке уздырганнар.
Кукмараның «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә, инвалидлар декадасы кысаларында, «Чиксез мөмкинлекләр дөньясы» дигән җыр конкурсы узган.
9 декабрь Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне
8 декабрь көнне инвалидлар декадасы кысаларында С.В.Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә «Шәфкатьлелек» тернәкләндерү үзәгендә дәваланучы балалар өчен китапханәче Ләйсән Әхмәтова «Әдәплелек һәм игелек иле» дип исемләнгән әңгәмә уздырды. Ул балаларга әдәплелек, мәрхәмәтле эшләр турында сөйләде. Балалар төрле уеннарда катнашты, игелек турында мәкальләр искә төшерде, төрле тормыш ситуацияләре тәкъдим ителде. Чара китапларга күзәтү һәм мультфильмнар карау белән тәмамланды.