Бигрәк тә үсә торган организм өчен энергия чыганагы кирәк, ди район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илфат Әхмәдуллин.
3-4 декабрьдә В. Гора авылында тимераякта фигуралы шуу буенча республика классификация ярышлары узды.Чыгышлар нәтиҗәләре буенча Мәрьям Закирова 2016 елда туган кызлар арасында (яшь фигуралы шуучы) икенче урынны яулады.Тренеры Фәридә Сагыр.
2022 елның 2 декабреннән 4 декабренә кадәр Мамадыш шәһәрендә 2014 елгы командалар арасында ТР ФХ призына турнирның 1 этабы узды.
2022 елның 5 декабрендә К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында республикакүләм балалар яшүсмерләр театры “Сайяр” фестиваленең бүләкләү тантанасы булып узды.
2022 елның 3 декабре - Халыкара инвалидлар көне. Шуңа бәйле рәвештә, 2022 елның 05 декабреннән алып 09 декабрьгә кадәр халык сорауларына ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең Саба, Мамадыш, Кукмара, Теләче районнары территориаль бүлеге белгечләре 88(4364) 2-72-25 телефоны буенча җавап бирәчәк
2 декабрь көнне район мәдәният йорты сәхнәсендә Халыкара инвалидлар көненә багышланган "Планеталар буенча сәяхәт" тематик концерты узды.
1 декабрь көнне район мәдәният йорты сәхнәсендә Халыкара СПИДка каршы көрәш көне кысаларында "Якты яшә" дигән традицион укучы яшьләр фестивале булды.
С.В.Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә 4нче мәктәпнең 7а сыйныф укучылары өчен китапханәче Нурия Гайнетдинова «Табигать белән дус бул» дип исемләнгән конкурс-уен программасы үткәрде. Балалар табигатьнең гаҗәеп дөньясына сәяхәт кылды, төрле конкурсларда һәм уеннарда катнашты. Чара табигать турындагы китапларга күзәтү белән тәмамланды.
2 декабрь көнне С.В.Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә Зур Сәрдек авылының К.Ф.Шакиров исемендәге гимназиянең 6 сыйныф укучылары өчен китапханәче Нурия Гайнетдинова Билгесез солдат көненә багышланган «Синең батырлыгың үлемсез» дип исемләгән батырлык дәресе үткәрде. Ул укучыларга Бөек Ватан сугышы елларында үз гомерләрен биргән солдатларның батырлыклары турында сөйләде. Әңгәмә презентация белән үрелеп барды. Чара китапларга күзәтү белән тәмамланды.
2022 елның 1 декабрендә тренер Илдар Ганиев «Игелек дөньяны саклап калачак!» инвалидлар көне уңаеннан.