ЯҢАЛЫКЛАР


24
октябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Әсән -Елга модель авылы китапханәчеләре мәктәпкәчә яшьтәге укучылар өчен “Без пешерәбез, коймак пешерәбез!!” дип исемләнгән мастер класс үткәрделәр. Беренче этапта балалар ачык тест ингредиентлары турындагы табышмакларны чиштеләр.  Чара барышында алар балалар он каян алына һәм ни өчен камыр, элеккеге заманда коймак пешерү кебек камыр күтәрелү турында сөйләштеләр. Һәр бала камыр әзерләүдә катнашты һәм коймак пешереп карады.

Бәйге физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр арасында булды.

21 октябрь көнне Чишмәбаш авылы китапханәсендә шагыйрә, телевизион һәм радиотапшырулар алып баручысы,Татарстанның   атказанган сәнгать эшлеклесе,Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты Шәмсия Җиһангирова белән “Илһам чишмәсеннән ташып чыккан моң” дип исемләнгән очрашу кичәсе үткәрелде . Шагыйрәне күрергә өлкәннәр, урта буын кешеләре, шулай ук яшьләр дә килгән иде. Кичәдә Шәмсия Җиһангированың шигырьләре , җырлары яңгырады.

Бүген Кукмарадан өлешчә мобилизацияләү буенча чираттагы резервчылар төркеме Казанга сугышчан көйләүгә китте. Якыннарын хәрби комиссариатка озатырга хәрби хезмәткәрләрнең туганнары һәм дуслары җыелды.

Сәрдекбаш авылы китапханәсендә эшләп килүче кызыксындыру түгәрәге"Тәмле тамак"ның чираттагы дәресе узды. Бу юлы балалар белән мич бәрәңгесен тутырып, яңа төрле ризык әзерләп карадык. Эчлек өчен  кыяр,колбаса һәм йомырканы майонез белән болгаттык. Бәрәңгене икегә ярып эчен алдык һәм тутырдык. Шулай ук бәрәңге янына бутербродлар да ясадык. Соңыннан тәмле итеп чәйләр эчеп төрле уеннар уйнап күңел ачтык.

Ядегәр авылы китапханәчесе кече сыйныф укучылары өчен “Үз вакытының герое” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде.  Ул  укучыларга шагыйрьнең  төрле яклы талантлы кеше, рәссам һәм шагыйрь буларак, әле яхшы музыкант булуын, математиканы яратуын   турында сөйләде. Чарада «Белеет парус одинокий», «Утес», «Бородино» шигырьләре яңгырады.

22
октябрь, 2022 ел
шимбә

“Чиста шәһәр” оешмасы директоры Фирдәил Шәрипов сүзләренә караганда, агач үсентеләрен бер шәхси эшмәкәр питомниктан алып кайтып биргән.


21
октябрь, 2022 ел
җомга

 "Сугышчыга бүләк" акциясе кысаларында мәдәни-ял оешмаларының "Оста куллар" берләшмәсенә йөрүчеләр  Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучы солдатлар өчен йон оекбашлар бәйләделәр (427 пар оекбаш, 84 пар бияләй бәйләнде).

Бөтенроссия онлайн "Туганнар-Сөеклеләр" яшь гаиләләр форумы


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International