ЯҢАЛЫКЛАР


11
октябрь, 2022 ел
сишәмбе

"Эш-гамәлләребез өчен без җаваплы"

Бер генә мөрәҗәгать тә игътибардан читтә калмады.

Мәгариф һәм фән министрлыгында иң яхшы укытучыларны бүләкләделәр.

10 сентябрьдә хезмәт күрсәтү бүлеге китапханәчесе В.Г. Пахомова, социаль  ярдәм үзәге  “НАЗ”да ял итүче  пенсионерлар өчен "Мин елларга  рәхмәт укыйм" дип исемләнгән ял кичәсе үткәрде. Чара Өлкәннәр көненә багышланды.

 

Зур Кукмара авылы китапханәчесе  балалар язучысы Ленар Шәехка 40 яшь тулу уңаеннан “Якты аның тәрәзәсе” дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү әңгәмә үткәрде. Укучылар язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән танышып  шигырьләрен укыдылар.

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе 2022 елның 19 октябрендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр үз эшчәнлеге турында мәгълүматның ачыклыгын һәм һәркем өчен ачык булуын арттыру максатларында республика территориясендә идарәнең 12 территориаль бүлегендә эшкуарлар өчен бердәм «Ачык ишекләр» көнен оештыра.


10
октябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Бүген безнең районга эш сәфәре белән Саха (Якутия) Республикасыннан кунаклар килде.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министры урынбасары Ленар Гарипов һәм Саха (Якутия) Республикасының авыл хуҗалыгы министры Александар Атласов җитәкчелегендәге төркем эш сәфәрен “Восток” хуҗалыгының монокорм хәзерләү үзәгеннән башлап җибәрде.

Балыклы  авылы китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары белән «Уныш бабайда кунакта» дип исемләнгән  бәйрәм чарасы уткәрде. Балалар төрле яшелчә маскаларын ясап алып килделәр.Табышмакларга жаваплар таптылар, көзне тасвирлап карбызнын файдасы, төрләре турында сөйләделәр.

Һәр халыкның үз гореф-гадәтләре, тамырлары белән ерак үткәнгә, хәзер милли бәйрәмнәр рәвешендә терелгән гореф-гадәтләре бар. Татар халкының шундый бәйрәмнәрнең берсе  Сөмбелә бәйрәме. Әлеге  бәйрәм Туембаш авылы китапханәсендә узды. Чараның кунаклары  балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр булды. Китапханәче Багаманова  Ф.М. Сөмбеләең  бәйрәменең тарихы белән таныштырды. Бәйрәм уңышлы узды, чөнки балалар үзләре өчен бик күп кызыклы һәм файдалы нәрсәләр белделәр.

Түбән Комар авылы китапханәчесе югары сыйныф укучылары өчен православие сәгате дип исемләнгән Православие сәгате « Надежда, Вера, Любовь һәм аларның әнисе София - изге газап чигүчеләр» үткәрде. Чара барышында Туктаева Света китапханәгә килүчеләргә изге газап чигүче Вера, Надежда, Любви һәм аларның әниләре София турында христиан риваятен сөйләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International