ЯҢАЛЫКЛАР


10
октябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Каенсар авылы китапханәчесе балалар өчен "Бу минем туган ягым" дигән темага әңгәмә уздырды. Әңгәмә барышында туган төбәкнең нәрсә икәнлеге турында сөйләштеләр. Ахырда һәркем әңгәмә темасына рәсем ясады.

Түбән  Комар авылы китапханәчесе югары сыйныф укучылары өчен "Массшутинг, исән калу, яшәү" дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Чара тормышыңны ничек коткарырга" исеме астында ДН алып баручысы Закирова К.А. катнашында үтте.

Туембаш авылы китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары өчен “Бала күзләре белән дөнья” дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрде. Максат: балаларда тыныч тормыш кыйммәтләренә хөрмәт тәрбияләү, шулай ук үз-үзеңне күрсәтү, иҗат һәм нәфис хыялны үстерү.

Чишмәбаш авылы китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары белән Сөмбелә бәйрәме үткәрде. Чара барышында балаларның әти әниләре белән бергәләп ясап алып килгән “Көзге муллык” дигән күргәзмәгә күзәтү ясалды. Сөмбелә булып киенеп килгән кызларга бүләкләр, грамота ,дипломнар тапшырылды.

Әсән-Елга авылы китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары өчен “Сәламәт булырга теләсәң!” дип исемләнгән файдалы мәгълүмат сәгате үткәрде. Чара барышында укучылар разминка ясадылар,  файдалы сорауларга җавап бирделәр, һәр кешенең тормышында сәламәтлекнең мөһимлеге турында уйландылар, “Сәламәтлек дулкынында” китап күргәзмәсендә тәкъдим ителгән китаплар белән таныштылар. Башлангыч сыйныф укучылары «Безгә көчле булып үссен өчен» әдәби-уен сәгатендә катнаштылар.

2022 елның 13 октябрендә 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында җирдән файдалану өлкәсендә коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча иҗтимагый кабул итү бүлмәсе узачак.

Мөрәҗәгать судка кадәр тәртиптә рөхсәт ителгән

Кукмара районының Нырты авыл җирлегендә гражданнарны кабул ителэр 

Районның авыл хуҗалыгы республикада алдынгы урыннарны били. Сөтчелекме, итчелекме – кайсы гына тармакны алып карасак та, күрсәткечләр мактауга лаек. Монда, әлбәттә, әйдәп баручы хуҗалыкларның өлеше бәяләп бетергесез. Ә алар алдында олпат, тәҗрибәле җитәкчеләр тора. Бүгенге әңгәмәдәшебез - “Урал” хуҗалыгы җитәкчесе Газинур Хәбибрахманов нәкъ менә шундыйлардан.

2022 елның 9 октябрендә Кукмараның «Ягуар» һәм Казан шәһәренең «Ак бүре» командалары арасында хоккей буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге матчы узды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International