ЯҢАЛЫКЛАР


29
сентябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

28 сентябрь көнне С.В.Михалков исемендәге балалар китапханәсендә А.М.Булатов исемендәге күп профильле лицейның 6б сыйныф укучылары өчен китапханәче Нурия Гайнетдинова «Гадел яшәргә кирәк» дигән дәрес-презентация үткәрде. Балалар коррупция турында, сәбәпләре һәм аның белән ничек көрәшергә кирәклеген белде. Чара китапларга күзәтү карау һәм коррупция турындагы видеоролик карау белән тәмамланды.

 


28
сентябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Дүшәмбедән җомгага кадәр 13.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы, Кукмара районы, Кукмара шәһәре, Ленин урамы, 60 йорт адресы буенча урнашкан Кукмара муниципаль районы Хәрби комиссариатының чакыру пунктында прокуратура хезмәткәрләре тарафыннан мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле гражданнарны кабул ителә.

«Мәрхәмәт - Милосердие» Татарстан Республикасы Дәүләт Советы хатын – кыз депутатлары берләшмәсе, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле С. Х. Сабурская белән берлектә, 2022 елның 5 октябрендә 10 сәгатьтән 15 сәгатькә кадәр өлкән яшьтәге гражданнарның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча «хатын-кыз игътибары» телефон кайнар линиясен оештыра


27
сентябрь, 2022 ел
сишәмбе

27 сентябрьдә район мәдәният йорты иҗат төркеме Саба районы Лесхоз авылында урнашкан өлкәннәр һәм инвалидлар  интернат-йортында булып кайтты.

"Кайнар линия " телефоны

"Кайнар линия " телефоны


26
сентябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Кичә балалар һәм өлкәннәр арасында викторина рәвешендә барды.

Җомга көнне Туеш чишмәсендә «Чишмә бәйрәме» үткәрелде. Бәйрәмгә әлеге районда яшәүче халык, Манзарас мәктәбе коллективы,  "Галактика" балалар иҗат үзәге, музей хезмәткәрләре,  якташ шагыйрьләребез, район китапханәсе каршында эшләп килүче «Сөембикә» иҗат берләшмәсе чакырылган иде.

26 сентябрь көнне С.В. Михалков исемендәге балалар китапханәсендә А.М.Булатов исемендәге күппрофильле лицейның 5г сыйныф укучылары өчен китапханәче Нурия Гайнетдинова Бөтендөнья диңгез көненә багышланган «Диңгез серләре» дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрде. Укучылар су асты дөньясы буйлап мавыктыргыч сәяхәт итте. Диңгез һәм океаннар турында кызыклы фактлар, мәкальләр һәм әйтемнәр белән танышты, диңгез табышмакларын чиште, викторина сорауларына җавап бирде. Чара китапларны карау һәм «Тамчы» видеофильмын карау белән тәмамланды.

 

24 сентябрь район мәдәният йорты концерт төркеме Казан Агросәнәгать паркында Республика көзге  ярминкәсе кысаларында мәдәни программада катнашты. Концертта "Баламишкин" гармунчылар халык ансамбле, "Кәрәндәшләр" керәшен халык фольклор ансамбле, Зилә Зиннәтова, Зилә Мостафина, Әлфинур Юнусова, Фирдәүсә Галимова, Илназ Гыйльметдинов, Ильяс Исламов катнашты. Концерт программасын Рамил Сәләхетдинов алып барды.

 

19 сентябрьдә «Татнефть» БФ грант ярдәме кысаларында “Кукмара муниципаль районында музыка белән шөгыльләнүче балалар һәм яшүсмерләр өчен “Музыкаль терапия - җәйге музыка дәресләре” проекты, “Милосердие” реабилитация үзәгенә йорүче балалар hәм аларның әти – әниләре, музыка мәктәбе укучылары өчен концерты булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International