ЯҢАЛЫКЛАР


30
сентябрь, 2022 ел
җомга

25 сентябрь көнне Мәскәүдә Россия гимны безнең егетләр  – 11 кешедән торган Кукмара баскетбол командасы хөрмәтенә яңгырады.

29 сентябрьдә Кукмара муниципаль районы мәдәният хезмәткәрләре "Сугышчыга бүләк" акциясенә кушылды. Акция Украинада махсус операция үткәрүдә катнашучы Россия солдатларына ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Район мәдәният йорты һәм авыл мәдәният учреждениеләренең барлык хезмәткәрләре дә бу акциядә актив катнаштылар.

29 сентябрьдә район мәдәният йорты сәхнәсендә М.Гыйләҗевның "Бичура" пьесасы буенча халык театры спектакле премьерасы булды.

29 сентябрьдә «Шәфкать» тернәкләндерү   үзәгендә дәваланучы балалар өчен хезмәт күрсәтү бүлеге китапханәчесе Заһидуллина Г.Ф. «Без коррупциягә каршы Тынычлык өчен»дигән әңгәмә уздырды. Чара барышында катнашучылар коррупция формалары һәм җәмгыять тормышының төрле өлкәләрендә аның чагылышы турында фикер алыштылар. Ахырда китапханәче «Коррупциягә каршы көрәш - һәркемнең эше» дигән белешмәлек таратты.

 


29
сентябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

28 сентябрь көнне С.В.Михалков исемендәге балалар китапханәсендә А.М.Булатов исемендәге күп профильле лицейның 6б сыйныф укучылары өчен китапханәче Нурия Гайнетдинова «Гадел яшәргә кирәк» дигән дәрес-презентация үткәрде. Балалар коррупция турында, сәбәпләре һәм аның белән ничек көрәшергә кирәклеген белде. Чара китапларга күзәтү карау һәм коррупция турындагы видеоролик карау белән тәмамланды.

 


28
сентябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Дүшәмбедән җомгага кадәр 13.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы, Кукмара районы, Кукмара шәһәре, Ленин урамы, 60 йорт адресы буенча урнашкан Кукмара муниципаль районы Хәрби комиссариатының чакыру пунктында прокуратура хезмәткәрләре тарафыннан мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле гражданнарны кабул ителә.

«Мәрхәмәт - Милосердие» Татарстан Республикасы Дәүләт Советы хатын – кыз депутатлары берләшмәсе, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле С. Х. Сабурская белән берлектә, 2022 елның 5 октябрендә 10 сәгатьтән 15 сәгатькә кадәр өлкән яшьтәге гражданнарның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча «хатын-кыз игътибары» телефон кайнар линиясен оештыра


27
сентябрь, 2022 ел
сишәмбе

27 сентябрьдә район мәдәният йорты иҗат төркеме Саба районы Лесхоз авылында урнашкан өлкәннәр һәм инвалидлар  интернат-йортында булып кайтты.

"Кайнар линия " телефоны

"Кайнар линия " телефоны


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International