Үз эшчәнлекләре турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатыннан, 2012 елның 17 августында 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсе республика территориясендә идарәдә һәм 12 территориаль идарәдә эшкуарлар өчен бердәм «Ачык ишекләр» көне оештыра.
10 август көнне "Наз"халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә район мәдәният йорты иҗат коллективының хәйрия концерты булды.
Дүшәмбе, 2022 елның 15 августында, Татарстан Республикасы Кукмара районы прокуроры Чураков Антон Владимирович башкарма производство турындагы законнарны бозу мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итәчәк.
Ун команда атна саен шимбә-якшәмбедә Кукмараның Ринат Мөхәммәтшин исемендәге стадионда футбол уйнады.
Кукмара районының Вахитов авылында «авылга да, шәһәргә дә " арт-резиденциясе тәмамланды. Ул Президент Мәдәни инициативалар Фонды ярдәме белән оештырылды. Проект нәтиҗәләре «Авыл көне " бәйрәмендә тәкъдим ителде.
Халык сәнгате һәм мирасны саклау елы уңаеннан Чишмәбаш авылы китапханәсендә балалар белән “Музейга юлны онытмыйк “ дип исемләнгән тарихи сәгать үткәрелде. Балалар борынгы әби - бабаларыбыздан сакланып калган хуҗалык-көнкүреш эйберләре белән генә танышып калмады, «Музей – нәрсә ул?» дигән сорауга үзләренең фикерләрен белдерделәр.
6 август көнне район мәдәният йортының иҗат коллективы һәм автоклуб Вахиттә Авыл көне бәйрәмендә катнаштылар. Программада район мәдәният йортының иҗат коллективы белән районның иң яхшы фольклор, вокаль, хореографик ансамбльләре һәм аерым башкаручылар чыгыш ясады.
Күңел ачу дәвам итә, җиденче көн күңелле үтте. Көндез лагерьда "Starteen"бию конкурсы узды,анда балалар үзләренең хореографик осталыгын һәм фантазиясен күрсәтә алдылар. Мәйданчык шау-шу һәм күңел ачу белән тулы иде.Иң биюче 10 палата булды. Аларны җиңүләре белән котлыйбыз.
Казанда Идел буе федераль округының «Берләшмә» форумы узачак
Әлеге бәйрәмгә искиткеч күп халык җыелып рәхәтләнеп күңел ачты, республикабызның яраткан артистларының чыгышын карады.