13 август көнне Лубян авылында Урман-техника көллияте стадионында төрле еллар көллиятне тәмамлаган студентлар белән очрашу булды.
12 август көнне район мәдәният йортының иҗат коллективы һәм автоклуб Березняк авылында яшәүчеләргә концерт программасы тәкъдим иттеләр. Чара «Кичке уен» формасында узды татар халык һәм заманча җырлары яңгырады, тамашачылар белән халык биюләре оештырылды. Программада район мәдәният йортының иҗат коллективы белән «Тамчы» бию төркеме, "Сылу кызлар", Зиля Зиннатова һәм Ильназ Гильмутдинов дуэты, шулай ук аерым башкаручылар чыгыш ясады.
Уникенче көн чараларга бай булды. Көндез "су уеннары" эстафетасы узды. Уен күңелле үтте, һәр команда бу ярышта җиңәргә тырышты. Балалар үзләренең җитезлекләрен, тизлеген һәм бергә эшли белүләрен күрсәттеләр.
Унберенче көн күңелле булды. Көндез " нәрсә? Кайда? Кайчан".Интеллектуаль көрәш тәрбияләнүчеләргә бик күп эмоцияләр алып килде, барысы да стандарт булмаган бурычларны хәл итү буенча югары белем дәрәҗәсен һәм осталыкларын күрсәтергә теләделәр.
Кукмара «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә даими рәвештә Медицина сәгате уздырыла. Гөлчәчәк Илдар кызы Шакирҗанова үткәргән дәрестә «телефонның күрү сәләтенә йогынтысы»турында сөйләнде.
27 августта «Сиңа багышлыйбыз, Кукмарам» дип исемләнгән шәһәр көне үткәреләчәк.
Ял көннәрендә мәдәни чаралар узачак.
Унынчы көн күңелле үтте. Көндез балалар вожатыйлар үткәргән төрле түгәрәкләрдә катнашты. Шулай итеп, балалар гитарада уйнарга өйрәнделәр, кул эшләре ясадылар һәм өстәл уеннары уйнадылар.
Дүшәмбе көнне " Надувалка "уены үткәрелде, анда төп максат - берәр сүзгә дөрес билгеләмә уйлап табып, көндәш командасын алдау.
Лагерьда җирле үзидарә көне узды, анда балалар үзләрен әйдаманнар ролендә сынап карадылар. Яңа әйдаманнар мультяшлы квест әзерләделәр.
Үз эшчәнлекләре турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатыннан, 2012 елның 17 августында 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсе республика территориясендә идарәдә һәм 12 территориаль идарәдә эшкуарлар өчен бердәм «Ачык ишекләр» көне оештыра.