ЯҢАЛЫКЛАР


27
май, 2022 ел
җомга

Веломарафон Кукмара-Менделеевск маршруты буенча оештырыла.

25 май көнне Үзәк китапханәгә экскурсия белән 3 нче урта мәктәпнең

8 «В» сыйныф укучылары килде. Китапханәчеләр күзәтү экскурсиясе үткәрделәр, үз мәнфәгатьләре буенча теләсә нинди китапны кайда сайларга, ай саен яңартыла торган китап-иллюстратив күргәзмәләр белән,районыбызның әдәби картасы белән таныштырдылар. Аннары очрашу конференцзалда дәвам итте, анда «Үз уеның»дигән викторина үткәрделәр.

 

 

27 май көнне Кукмара район мәдәният хезмәткәрләре һәм «Баламишкин» халык гармунчылар ансамбле Казан шәһәреннән килгән эшмәкәрләрнең 13нче веломарафонында катнашучыларны тантаналы төстә каршы алдылар.

С.В.Михалков исемендәге балалар китапханәсендә Ядегәр урта мәктәбенең 2 сыйныф укучылары өчен  китапханәче  Нурия Гайнетдинова экскурсия үткәрде һәм «Гаҗәеп табигать дөньясы» дип исемләнгән уен-викторина үткәрде.

 


26
май, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бүген С.В.Михалков исемендәге балалар китапханәсендә “Җир- безнең яши торган йортыбыз” уен-викторинасы узды. Уен биш темадан торды, һәр тема буенча бишәр сорау. Балалар үсемлекләр, хайваннар, кошлар, балыклар һәм бөҗәкләр турында төрле сорауларга җавап бирде. Чара видеороликлар карау һәм китапларга күзәтү белән тәмамланды.

   Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Милосердие» реабилитация үзәгендә инвалид балаларның ата-аналары өчен «Диван мендәре тегү» дигән мастер-класс оештырылды.

2022 елның 26 маенда Балаларны яклау көне алдыннан тренер Ләйсән Гобәйдуллина асфальтта рәсем конкурсы оештырды «Һәрвакыт булсын кояш!».

Финанс оешмасы белән бәхәс туганда, Татарстан бизнесы финанс вәкаләтле вәкиленә мөрәҗәгать итә ала

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты оешмаларның энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру өлкәсендәге программаларга карата таләпләр актуальләштерелде.


25
май, 2022 ел
чәршәмбе

Конкурс нәтиҗәләре буенча Ильвина Руфина «Сокландыргыч - 2022» номинациясендә җиңү яулады, шулай ук «Мини мисс актриса» дип тә танылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International