"ЭКОяз - 2022"
"ЭКОяз - 2022"
19 май көнне С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә «Халыклар китаплар белән дус» проекты кысаларында 4 нче мәктәпнең 6б сыйныф укучылары өчен китапханәче Нурия Гайнетдинова «Зәвыклы татар костюмнары» дип исемләнгән дәрес-презентация үткәрде. Ул презентация ярдәмендә балаларга татар халкының мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре турында сөйләде. Укучылар татар халык костюмы төрләре, аның символик әһәмияте, көндәлек һәм бәйрәм милли костюмы үзенчәлекләре белән танышты. “Түбәтәй”, “Йөзек салыш” татар халык уеннарын күрсәтте.Чара китапларга күзәтү белән тәмамланды.
"ЭКОяз - 2022"
"ЭКОяз - 2022"
18 нче май көнне уку залы китапханәчесе Сәлимова Т.Х., Кукмара үзәк китапханәсендә Кукмара мөселман мәдрәсәсенең “Мөслимә төркеме” өчен Идел буе Болгары дәүләтенең ислам динен кабул итүенә 1100 тулу уңаеннан “Идел Болгарының тарихи-мәдәни мирасы” дигән тематик сәгать үткәрде.
Китапханәче, компьютер презентациясе ярдәмендә, Идел буе Болгары дәүләтенең тарихын сөйләде, Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгының тарихи һәйкәлләре белән таныштырып үтте. Килгән кунаклар: Дәүләтшина Ләбүдә Әхмәдфид кызы үзенең Болгарга барган истәлекләре белән уртаклашты, Шакирова Халидә Солтан кызы язучы Р. Вәлиевның “Борынгы Болгарда“ шигырен укыды, Кукмара мәдрәсәсе мөгәллимәсе Мәҗитова Рузилә Гомәр кызы бу бәйрәмнең зур әһәмиятле, истәлекле вакыйга икәнен әйтеп үтте. Чара ахырында бергәләп, видеоязмадан шагыйрә Тәслимә Низаминың “Шәһри Болгар“ поэмасын тыңладылар.
6-9 июнь көннәрендә Мәскәүдә Халыкара сәүдә үзәгендә өлкәдә төп вакыйга узачак ваклап сату сәүдәсе - "атна" VIII халыкара бизнес һәм хакимият форумы Россия Ритейлы 2022". Чараны Сәнәгать министрлыгы оештыра.
18 май көнне район мәдәният йортының иҗат төркеме хәйрия концерты белән "Наз" социаль үзәгендә чыгыш ясады. Программада үзәктә ял итүчеләрнең яраткан җырлары яңгырады һәм «Баламишкин» гармунчылар дуэты милли биюләр оештырды.
Семинар авыл халкының эшлекле активлыгын үстерү мәсьәләләренә багышланган иде.
"ЭКОяз - 2022"