7 декабрь көнне Кукмара үзәк китапханәсенә МБОУ "Мамашир урта мәктәбе" нең өлкән сыйныф укучылары килде. Халыкка хезмәт күрсәтү бүлеге китапханәчесе Пахомова В.Г. алар өчен Китапханә буенча күзәтү экскурсиясе һәм "Жизнь прекрасна, не трать ее напрасно"дигән конкурс-уен программасы үткәрде.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү
7 декабрь көнне Кукмара Үзәк китапханәсәндә «Ватаным Татарстан» журналистлары белән очрашу булды. Укучылар әңгәмәдә актив катнаштылар, аның барышында үзләрен кызыксындырган темаларга сораулар бирделәр һәм үз киңәшләре белән уртаклаштылар.
Бүген С.В.Михалков исемендәге балалар китапханәсендә Х.В.Ваһапов исемендәге Березняк мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары кунакта булды. Балалар өчен экскурсия һәм «Тынычлык безнең тирәдә» дип исемләнгән экологик викторина үткәрелде. Алар хайваннар, үсемлекләр, кошлар, бөҗәкләр турында төрле сорауларга җавап бирде, табышмаклар чиште. Чара китапларга күзәтү һәм табигать турында видеороликлар карау белән тәмамланды.
7 декабрь көнне С.В.Михалков исемендәге балалар китапханәсендә Мәмәшир урта мәктәбенең 5 сыйныф укучылары өчен китапханәче Нурия Гайнетдинова китапханә буйлап экскурсия һәм «Без үз геройларыбызны хәтерлибез» дип исемләнгән батырлык сәгате үткәрде. Презентация ярдәмендә китапханәче балаларга югары исемнәргә һәм бүләкләргә лаек булган сугышчыларның А.Суворов, М. Кутузов, Ф. Ушаков һәм башка бик күп геройлар үлемсез батырлыклары турында сөйләде.
Кайсы гына тармакны алып карасак та, пандемия анда үз кагыйдәләрен урнаштырды. Төрле чикләүләр кертелү күп кенә эшкуарларны да пошаманга салды. Соңгы арада QR-кодлар кертелүгә бәйле вәзгыять хәлләрне тагын да кискенләштерде. Мондый шартларда бизнесны ничек саклап калырга? Эшмәкәрләргә хөкүмәт тарафыннан күрсәтелә торган финанс ярдәмнәре турында без район Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Чулпан Хәнәфина белән сөйләштек.
Инвалидлар декадасы кысаларында, Кукмара муниципаль районындагы «Милосердие» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә мәктәп яшендәге балалар арасында тәрбияче Каримова А.Х. «Минем иң яхшы дустым» дигән темага рәсем конкурсы үткәрде.
Ядегәр урта мәктәбенең 8-9 сыныф укучылары китапханәдә экскурсиядә булды
Бүген Камышлы мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары С.В.Михалков исемендәге китапханәдә экскурсиядә булды.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе гражданнарны уртак кабул итү