ЯҢАЛЫКЛАР


2
декабрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Бу көнне бөтен ил буйлап төрле мәгълүмат чаралары уза, алар дөньяның барлык регионнары буенча таратыла торган ВИЧ һәм СПИД пандемиясенә каршы көрәштә оешкан көчләрне ныгыту эшенә хезмәт итә.

 Түбән Комар авылы китапханәчесе Бөтендөнья СПИД ка каршы көрәш көненә багышланган акция үткәрде.  СПИД белән көрәшү символы булып кызыл тасма тора, бу өлкәдә бер генә акция дә хәзер аннан башка узмый.  Чара барышында  өстәл теннисы, шашка һәм шахмат буенча турнирлары узды, "Без тормышны сайлыйбыз"дип исемләнгән китап күргәзмәсе әзерләнгән иде. "Сак булыгыз - СПИД!"дип исемләнгән буклетлар  таратылды.

Озын гомерле кешеләрне, ветераннарны, тыл хезмәтчәннәрен юбилее белән котлау матур гадәт, алар безнең район үсеше өчен күп еллар хезмәт куйган кешеләр. 2 декабрь көнне Түбән Өскебаш авылы китапханәчесе Фирдәвия Камил кызы  китапханәнең иң актив укучысы юбиляр Фәрхуллина Маруся Кәгир кызын 90 яшьлек юбилее белән котлады. Аңа сәламәтлек, тормыш сөючәнлек һәм оптимизм теләде.

Очрашуда ата-аналар бер-берсе белән тигез аралаша алдылар. Әңгәмә тәрбиягә бала алган ата-аналарны укыту һәм аларның компетентлыгын арттыру максатыннан үткәрелде.

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы прокуроры урынбасары гражданнарны уртак кабул итү


1
декабрь, 2021 ел
чәршәмбе

1 декабрь көнне С.В.Михалков исемендәге балалар китапханәсендә М.М.Мансуров исемендәге Зур Кукмара урта мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары өчен китапханәче Нурия Гайнетдинова китапханә буенча экскурсия һәм “Төрле илләрдә сәламләү” дигән дәрес-презентация үткәрде. Һәр илдә, мәдәнияттә аерым сәламләү кагыйдәләре бар. Чара барышында балалар гореф-гадәтләр һәм сәламләүләр барлыкка килү тарихы турында белде.

1декабрь көнне Кукмара үзәк китапханәсенә "Зур Кукмара авылы гомуми урта белем бирү, аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең  өлкән сыйныф укучылары килде. Хезмәт күрсәтү бүлеге китапханәчесе Гарипова Л.Р. алар өчен китапханәгә экскурсия үткәрде, үз теләкләре  буенча теләсә нинди китап сайлау тәртибе, ай саен яңартыла торган күргәзмәләр, китапханәгә алына торган периодик басмалар белән таныштырды. Аннары очрашу конференц-залда дәвам итте, анда, бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне уңаеннан, танып-белү әңгәмә үткәрелде.

КӨНДӘЛЕК ОПЕРАТИВ ФАРАЗ

Бу дәрестә балалар кул астындагы материаллардан кошлар өчен җимлекләр ясарга өйрәнделәр. Хезмәт буенча Инструктор нинди агач токымнарыннан яки башка материаллардан җимлек җыярга, столяр эшләнмәләренең детальләрен ничек тоташтырырга, ягъни столяр эшенең барлык нечкәлекләрен аңлатты.

Кукмараның «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Инвалидлар Декадасы кысаларында хезмәт буенча инструктор Борковский а.к. җитәкчелегендә тәрбияләнүчеләр авыр патологияле яшьтәшләре өчен тегү остаханәсендә сувенирлар әзерләделәр.


30
ноябрь, 2021 ел
сишәмбе

Бүген Ростов-на-Дону шәһәрендә «бер көн-Ростсельмаш» чарасы кысаларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре делегациясе белән берлектә, Кукмара районы башлыгы С.Д. Димитриев комбайннар һәм тракторлар җитештерү заводында булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International