ЯҢАЛЫКЛАР


25
ноябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Әгәр балигъ булмаган балалар милеккә салым салынырга тиешле мөлкәткә ия булса, бу очракта салым түләү бурычын ата-аналар, балигъ булмаган балаларның законлы вәкилләре буларак, үтиләр.
Шуңа күрә балигъ булмаган балалар өчен салым түләү өчен Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе республика халкына баланы шәхси кабинетка тоташтырырга тәкъдим итә.

25 ноябрь С.В. Михалков исемендәге балалар китапханәсе «Ләйсән» балалар бакчасы белән берлектә Әниләр көненә багышланган «Әнием-иң якты кояшым» дип исемләнгән шигырь укучылар конкурсы үткәрде. Иң элек китапханәче Фирдания Закирова китапханә буенча экскурсия үткәрде. Чара уку залында дәвам итте. Фирдания Фирдинантовна балаларны бәйрәмнең тарихы белән таныштырды, «Әнием – кадерлем» дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде. Әңгәмә матур презентация, әниләр турында җырлар белән үрелеп барды.

Соңыннан балалар Р.Миңнуллин, Э.Шәрифуллина, Н.Измайлова, Р. Вәлиеваның шигырьләрен сәнгатьле тиеп сөйләде. Жюри нәтиҗәләр ясады. Балалар китапханәсе исеменнән конкурста катнашучыларга грамоталар тапшырылды.

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү


24
ноябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Мөхтәсибнең уку-укыту эшчәнлеге буенча урынбасары Райнур хәзрәт Газизов экстремизм һәм ксенофобияне профилактикалау кысаларында "һәр йортка яхшылык белән" дигән темага профилактик әңгәмә үткәрде

24 ноябрь көнне С.В.Михалков исемендәге балалар китапханәсендә Янил урта мәктәбенең 7 сыйныф укучылары булдылар. Китапханәче Закирова Фирдания экскурсия һәм әниләр көненә багышланган “Әнием кадерлем” дип исемләнгән әдәби кичә үткәрде. Балалар презентация карады, бәйрәмнең тарихы белән танышты, төрле конкурсларда катнашты, әниләр турында шигырьләр укыды. Чара китапларга күзәтү белән тәмамланды.

 

24 ноябрь көнне С.В.Михалков исемендәге балалар китапханәсе китапханәчесе Фирдания Закирова «Шәфкатьлелек» тернәкләндерү үзәгенә йөрүче балалар өчен «Әкиятләр дөньясында» дип исемләнгән викторина үткәрде. Чара китапларга күзәтү белән тәмамланды.

 

2021 елның 23 ноябрендә Бөтендөнья СПИД корбаннарын искә алу көненә багышланган акция кысаларында  психиатр-нарколог Сабирҗанов Р.М. «ВИЧны бергә туктатыйк» дигән темага профилактик әңгәмә үткәрде.

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе 25.11.20021 елдан 03.12.20021 елга кадәр Халыкара СПИДка каршы көрәш көненә багышланган "кайнар линия" үткәрүне оештыра. «Кайнар линия» телефоны: 8(843)2385368 1000 сәгатьтән 1700 сәгатькә кадәр, ял көннәрендә 8(843) 2389854 телефоны буенча 1000-1600 сәгатькә кадәр.

2021 елның 25 ноябреннэн  3 декабренэ кадэр  Халыкара СПИД корбаннарын искә алу көненә багышланган «Стоп ВИЧ/СПИД» Бөтенроссия акциясе кысаларында Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Саба, Мамадыш, Кукмара, Теләче районнарында, Саба филиалынын ФБУЗ "ЦГиЭ в РТ(Татарстан)" Кукмара булегендэ ВИЧ-инфекциясен  булдырмау буенча «кайнар линия» үткәрелә. Кукмара районында  яшәүчеләрнең сорауларына территориаль бүлеге hэм Саба филиалынын ФБУЗ  белгечләре 2-72-05 или 2-81-08  телефоны буенча җавап бирәчәклэр. 

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International