24 ноябрь көнне Үзәк китапханәнең уку залы китапханәчесе Загидуллина Г. Ф. «Милосердие " үзәгендә тернәкләнү узучы балалар өчен, «Дорогою добра» дип исемләнгән яхшылык дәресе үткәрде.
23 ноябрь көнне Үзәк китапханәгә экскурсия белән Мәчкәрә
урта мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары килде
Татарстан Мәдәният министрлыгында конкурска йомгаклар ясалды, аның нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы авыл җирлекләренең иң яхшы муниципаль мәдәният учреждениеләре һәм аларның хезмәткәрләре акчалата бүләкләүләр алачак.
«Татарстан Республикасы авыл җирлеге территориясендә урнашкан иң яхшы китапханә» номинациясендә Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының Зур Кукмара авылы китапханәчесе җиңүче (Хаҗиева Гөлнур Галиевна 100 мең сум күләмендә акчалата бүләк алды).
«Татарстан Республикасы авыл җирлекләре территорияләрендә урнашкан муниципаль мәдәният учреждениеләренең иң яхшы хезмәткәрләре» номинациясендә Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының Манзарас авылы китапханәчесе җиңүче (Сабирова Фирая Рифкать кызы 50 мең сум күләмендә акчалата бүләк алды).
Хезмәттәшләребезне югары казанышлары белән котлыйбыз һәм алга таба уңышлар телибез!!
Әлеге объект “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” федераль программасы кысаларында “Авыл территорияләренең заманча йөзе” ведомство проекты буенча төзелгән.
ИП патент системасында, нәрсә белергә кирәк?
2021 елның 30 ноябрендә # ЖильМолодымТР туры эфиры уздырыла.
23 ноябрь көнне С.В. Михалков исемендәге балалар китапханәсе китапханәчесе Нурия Гайнетдинова Мәчкәрә урта мәктәбенең 7 сыйныф укучылары өчен экскурсия һәм «Мин һәм минем хокукларым» дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрде. Балалар Бала хокуклары турында конвенциядә бәян ителгән төп хокуклар һәм ирекләр белән танышты. Үз белемнәрен алар, «Кайда хокук, ә кайда бурычлар», «Граждан булырга өйрәнәм» дигән биремнәрне үтәп, тикшерде. Чара китапларга күзәтү белән тәмамланды.
28 ноябрьдә Әниләр көне билгеләп үтелә. Бу уңайдан «Олимп» мәктәбендә «Рәхмәт сезгә, әниләр!» рәсемнәр күргәзмәсе оештырылды.
Физик культура укытучылары арасында актуаль мәсьәләләр буенча киңәшмәләр үткәрү
22 ноябрь көнне Кукмара үзәк китапханәсенең китапханәчесе Гарипова Л. Д. Кукмара муниципаль районының «Фасил Әхмәтов исемендәге Кәркәүч авылы төп гомуми белем бирү мәктәбе”нең өлкән сыйныф укучылары өчен күзәтү экскурсиясе үткәрде,