2021 елның 6 нчы апрель көнендә сәг. 9.00 дән 10.00 сәг. кадәр
ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә, адресы: Кукмара шәһәре, Степан Разин урамы, 63 нче йорт,
суд приставлары, прокуратура вәкилләре, социаль мәсьәләләр буенча җитәкче урынбасары, опека һәм попечительлек бүлеге, хезмәт һәм мәшгульлек үзәге, социаль яклау бүлеге белгечләре катнашында гаиләгә һәм балаларга ярдәм итү максатыннан, алиментлар түләтү мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү булачак.
2021 елның 8 апрелендә 10: 00 Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе «2020 ел өчен физик затлар кеременә салым буенча салым декларациясен тутыру үзенчәлекләре (НДФЛ формасы 3-НДФЛ) " мәгълүмат вебинарына чакыра. Милек сатканда 3-НДФЛ формасы буенча декларацияләр тапшырмаганда салым контроле».
2021 елның 3-4 апрелендә боз сараенда 2011 елда туган командалар арасында Татарстан Республикасы Хоккей федерациясе призына турнир финалы узды.
1. Метеорологик фараз
Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 5 апрелендә төнлә һәм иртән урыны белән томан, юлларда бозлавык.
2021 елның 5 апреленә
2021 елның 4 апрель 18 сәгатьтән 5 апрель 18 сәгатькә кадәр
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү
2 апрель көнне кичке (сменалы) мәктәпнең өлкән сыйныф укучылары өчен үзәк китапханәнең баш китапханәчесе Гарипова Л.Д. «Аның бөеклеге-су»дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрде. Чара барышында балалар планетабызның су ресурслары белән таныштылар. Мәгълүмат сәгате Бөтендөнья Су ресурслары көненә багышланган.
2021 елның 2 апрелендә Халыкара сәламәтлек көнен бәйрәм итү кысаларында «Сәламәтлек әлифбасы»дигән темага профилактик әңгәмә үткәрелде.
2021 нче елның 2 нче апрелендә шорт - трек буенча гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары Спартакиадасы булып узды.
Трыш авылы китапханәче “Тамчы шоу” интеллектуаль уен үткәрде.Уенда 7-9 сыйныф укучылары катнашты. Һәрбер командага кызыклы сораулар бирелде. Укучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Трыш авылы китапханәчесе 1-4 сыйныф укучылары өчен “Китап акыллы, якын дус” дип исемләнгән әдәби кичә үткәрде. Китапханәче балаларны әкиятләр, шигырьләр, табышмак, мәкальләр, китаплар белән таныштырды. Балалар китапханәче белән бергә тузган китапларны ремонтлады.