16 февраль көнне балалар китапханәсе хезмәткәре Фирдания Закирова Түбән Өскебаш урта мәктәбенең 2-4 сыйныф укучылары өчен "Китап-белем чишмәсе"дип исемләнгән китапханә дәресе үткәрде. Балалар китапханәче белән бергә китапханә буйлап сәяхәт итте: абонементның нәрсә икәнен белде, китапханәдән файдалануның төп кагыйдәләре белән танышты, китапларны ничек сайларга һәм китапханәдә үзеңне ничек тотарга кирәклеген белде, китаплар һәм журналлар карады. Балалар «Кызыл китап» белән танышты, китапка кертелгән сирәк һәм юкка чыккан хайваннар турында белде. Г. Тукайның «Китап» шигырен укыды һәм «Кулыгызга китап алыгыз!» дип исемләнгән видеоклип карады.
2021 нче елның 15нче февралендә Нырья авылы мәктәбе территориясендә 50дән артык спортчы В.М. Беркутов истәлегенә үткәрелгән чаңгы ярышларында катнашты.
2021 елның 15 февралендә чаңгы ярышлары буенча тренер Ләйсән Гобәйдуллина «Без сине, Әфганстанны хәтерлибез» дигән презентация белән тематик әңгәмә үткәрде
2021 елның 13 - 14 февралендә Казан шәһәрендә тимераякта фигуралы шуу буенча «Вираж Кубогы» ярышлары узды
2021 елның 14 февралендә Киров өлкәсе Нократ Аланы шәһәрендә һәм Социалистик Хезмәт Герое Ф.И. Трещевның 100-еллыгына һәм юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү кысаларында «Без юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәбез» дигән хоккей буенча турнир узды
Татарстан чаңгы юлы -спорт өлкәннәрен һәм яңа уенчыларны берләштерә торган чара
2021 елның 15 февралендә Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Милосердие» реабилитация үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен «15 февраль-сугышчы-интернационалистларны искә алу көне» дип исемләнгән дәрес оештырылды.
2021 елның 16 февралендә 10.00 сәгатьтә Кукмара район мәдәният йорты бинасында Кукмара муниципаль районы Советының бишенче утырышы була.
КӨНДӘЛЕК ОПЕРАТИВ ФАРАЗ
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү