ЯҢАЛЫКЛАР


4
февраль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Татар халкы элек - электән матур итеп киенергә яраткан матурлыкка омтылган. Шуны истә тотып Зур Кукмара авылы китапханәчесе “Шатлык” балалар бакчасына йөрүче балалар белән татар халкына хас булган әлеге сыйфатларны тәрбияләү максатыннан “Милли киемнәр- халкыбызның күңел җәүһәрләре” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Балаларга түбәтәй, калфак, күлмәк, камзул, билбау, читек һәм бизәнү әйберләре турында мәгълүмат бирелде. Соңыннан әлеге тема буенча сорау- табышмаклар әйтелде. Алар киләчәктә татар халкының милли киемнәрен, йолаларын сакларга сүз бирделәр.

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.

3 февраль көнне балалар китапханәчесе Хафизова Гөлфия 3 нче мәктәпнең 1г сыйныф укучылары өчен “Китапханәгә рәхим итегез!” дип исемләнгән китапханә дәресе үткәрде. Беренче сыйныф укучылары китап дөньясына мавыктыргыч сәяхәт кылдылар: китапханәдән файдалануның төп кагыйдәләре белән таныштылар, китапларны ничек сайларга һәм китапханәдә үзеңне ничек тотарга. Балалар һәр китапның үз урынында торуын һәм китапның нинди принцип буенча китапханәдә урнашуын белделәр. Әкият викторинасы сорауларына зур кызыксыну белән җавап бирделәр, табышмакларга җаваплар таптылар һәм өйгә укырга китаплар алдылар.


3
февраль, 2021 ел
чәршәмбе

2021 елның 3 февралендә тренерлар балалар арасында юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү буенча «һәркем белергә тиеш» дигән темага әңгәмә үткәрделәр

Мондый бәхет кемгә генә тия икән? Бу бит бер кеше гомере. Аны матур итеп, сынатмыйча яши белү - үзе бер мәртәбә.

Кукмара районының барлык мәктәпләрендә дә укучылар кайнар аш белән тәэмин ителә.

“Бердәм Россия”нең Татарстан бүлекчәсе сәркатибе Фәрид Мөхәммәтшин йөкләмәсе белән, партия депутатлары мәктәп ашханәләрендә туклануның сыйфатын ачыклау буенча рейдларга чыкты. Якташыбыз, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова да районыбызның Манзарас, Кукмара өченче урта мәктәпләрендә, күппрофильле лицейда балаларның туклануы белән кызыксынды.

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республикада авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерүгә зур игътибар бирә. Фермерлар өчен кооперативка керү өстенлекләре дә бар. Беренче чиратта, бу - продукция җитештерү, саклау һәм эшкәртү көчләрен берләштерү исәбенә җитештерүнең табышлылыгын арттыру. Икенчедән, кредит ресурсларыннан файдалану, һәм, өченчедән, эре төбәк һәм федераль сәүдә челтәрләренә чыгу мөмкинлеге. Әмма кооперативның уңышлы эшләве өчен нәтиҗәле идарә итү кирәк. “Кооператив идарәчесе” модуль экспресс-курсы кысаларында теләүчеләрне нәкъ менә шуңа өйрәтәләр дә.

КӨНДӘЛЕК ОПЕРАТИВ ФАРАЗ

территориясендә гадәттән тыш хәлләр барлыкка килү

Татарстан Республикасы законы № 21-ТРЗ

 

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, ташламалы "кыска" һәм 1%тан 5%ка кадәр еллык ставка буенча инвестиция кредитларын агропредприятиеләрне цифрлаштыруга, маркировкалау өчен җайланмалар сатып алуга һәм башка максатларда алырга мөмкин. Бу хакта Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы боерыгында әйтелә.

Тележурналистика бүлеге укучысы Гарифуллина Алия "Илһамият" халыкара сөйләм һәм җыр сәнгате конкурс - фестивалендә катнашты, анда 1 дәрәҗә лауреат дипломына лаек булды, жит Ваккасова Р. И.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International