25 ноябрь көнне балалар китапханәсе «Йолдызлык» балалар бакчасы белән берлектә, Әниләр көненә багышланган «Йөрәгемнең иң түрендә иң кадерле әнием» дип исемләнгән шигырь укучылар конкурсы үткәрде. Конкурста төрле яшьтәге төркем балалары катнашты.
Китапханә хезмәткәре Фирдания Закирова бәйрәмнең тарихы турында сөйләде, әниләр турында китаплар белән таныштырды. Балалар әниләр турында Р.Миңнуллин, Э.Шәрифуллина, Е.Благинина, А.Барто, И.Токмакова, И. Саконская шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр.
Җюри нәтиҗә ясады һәм балалар китапханәсе исеменнән конкурста катнашучыларга грамоталар тапшырылды.
Соңгы еллар дәвамында "Бердәм РОССИЯ" Бөтенроссия сәяси партиясенең туган көнен халыкны кабул итү буенча чаралар үткәрү матур традициягә әйләнде. Агымдагы елда партиянең туган көненә багышланган гражданнарны кабул итү декадасы 1-10 декабрьдә узачак.
«Солдатларыбызны искә алып, догалар кылып, аларга рәхмәтләр укый торган мондый чаралар дәвамлы булсын иде», - диде Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова.
25 ноябрь көнне китапханәче Валентина Геннадий кызы АНО "ЦСП НАЗ" да ял итүче пенсионерлар өчен әниләр көненә багышланган "Ана күңеленең яктасы" дигән бәйрәм кичәсе уздырды.
Данил Һадиев исемендәге крестьян-фермер хуҗалыгында терлекчелек тармагына караган семинар булды. Анда мал азыгының сыйфаты, рацион төзү, терлекләрнең сакланышы һәм башка мәсьәләләр каралды
Балалар сәнгать мәктәбенең театр бүлеге укучысы Гобәйдуллин Әмир, Хәбибуллина Д.Р. җитәкчелегендә, «Muz Start Fest» Халыкара конкурсында катнашып, 1 дәрәҗә Лауреат Дипломын яулады.
24 ноябрь көнне балалар сәнгать мәктәбенең сәнгать бүлеге укытучысы Исхакова Г.Р. 1 нче сыйныфлар белэн «Сәнгать турында әңгәмә» фәне буенча «Театр сәнгате»дигән темага ачык дәрес үткәрде.
Музыка бүлеге укучылары «Бәхет йолдызы» Республика татар сәнгате конкурс - фестивалендә катнаштылар,
Кукмара туган якны өйрәнү музеенда «Аккалфак» татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасының район утырышы узды.
Көндәлек оператив фаразлау 2020 елның 25 ноябренә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр барлыкка килеп чыгуы.