Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020-нче елның 19-нчы мартыннан 208-нче номерлы (үзгәрешләр белән 2020-нче елның 3 июненнән 465 номерлы) карарына белән бәйле рәвештә һәм ислам хокукының төп принципларына таянып, ТР МДН Голәмәләр шурасының эшче төркеме әгъзалары тарафыннан түбәндәге карарлар кабул ителде:
Тавыш бирүдә сәгатенә 8-12 кеше катнаша. Россия Үзәк сайлау комиссиясе Конституциягә төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирүнең яңа тәртибен кабул итте.
Татарстанның күп кенә бакчачылары соңгы елларда виноградны ияратып үстерә башлады. Әмма безнең шартларда күпчелек очракта ул өлгереп җитми яки аның җимеше әчкелтем була. Татарстанда татлы виноград үстерү – үзе бөтен бер фән. Шуңа күрә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тәҗрибәле виноградчылар белән берлектә берничә гади киңәш әзерләде, алар буенча мул, ә иң мөһиме - татлы виноград уңышын алырга мөмкин.
Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе 2020 елның 4 июнендә 11:00 сәгатьтә Кече һәм урта эшкуарлык субъектларына коронавирус йогышы белән бәйле чикләүләр чорында дәүләт һәм региональ ярдәм күрсәтүнең өстәмә чаралары турында эшкуарлык җәмәгатьчелегенә тулырак мәгълүмат бирү максатларында бизнеска ярдәм итүнең кризиска каршы чаралары буенча мәгълүмат вебинарына чакыра.
Май аенда малайларга Юныс, Умәр, Рамир, ә кызларга Риналия, Хадия кебек гадәти булмаган исемнәр кушканнар. Кукмара районында ел башыннан 166 сабый дөньяга килгән.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөт эшкәртү предприятиеләре белән сөт тармагының үсеш перспективалары турында фикер алышты.
Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы Башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге халыкка «Казан шәһәре ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны гаилә коруга ярдәм итү, тәрбиягә бала алган гаиләләрне әзерләү һәм алып бару үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе базасында (Алга таба - «ярдәм үзәге») 06.06.202020 (төркем формалашкан саен) «тәрбиягә бала алган ата-аналар мәктәбе»ндә уку башларга планлаштыруы турында хәбәр итә. Укыту дистанцион формада үткәреләчәк.
Белоруссия җитештерүчеләренең беренче виртуаль күргәзмәсе 2020 елның 16 июнендә эшли башлаячак һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендә Белоруссиянең алдынгы предприятиеләре продукциясен һәм азык-төлек продуктларын тәкъдим итәчәк. Чара сәнәгатьнең төрле тармакларына багышланган һәм дөньяның төрле төбәкләрендә Белоруссия продукциясен һәм эшлекле даирәләргә хезмәтләр күрсәтүне презентацияләүгә юнәлдерелгән Made in Belarus Online виртуаль махсуслаштырылган күргәзмәләр сериясен ачачак.
«Кечкенә җиңүләр» программасы кысаларында «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы Гөлия Мифтахова балигъ булмаган балалар белән «Безнең хисләр дөньясы» дигән дистанцион дәрес үткәрде.
Өченче чакырылыш Кукмара муниципаль районы Советының кырык җиденче утырышы 2020 елның 5 июнендә 09.00 сәгатьтә була.