ЯҢАЛЫКЛАР


9
июнь, 2020 ел
сишәмбе

20 июньнән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы карамагындагы республиканың ике югары уку йортында - Казан дәүләт аграр университетында һәм Н.Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә кабул итү кампаниясе башлана. Быел коронавирус инфекциясе таралуга бәйле рәвештә абитуриентларга консультацияләр бирү дистанцион форматта уза.

2020 елның 5 июненнэн  19 июненэ кадэр  Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Саба, Мамадыш, Кукмара, Теләче районнарындагы  территориаль   булеге,  балалар  ялын оештыру     буенча   «кайнар линия» үткәрә. Кукмара районында  яшәүчеләрнең сорауларына  территориаль бүлек белгечләре 2-72-05 или 2-81-08  телефоннары аша җавап бирәчәклэр.

«Хөрмәтле хезмәттәшләр, авыл хуҗалыгы культураларын пестицидлар һәм агрохимикатлар белән эшкәрткәндә, умарталарның һәлак булуын булдырмау буенча чаралар күрүегезне сорыйм", - дип, мөрәҗәгать итте Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Хөкүмәт Йортында узган киңәшмә барышында.


8
июнь, 2020 ел
дүшәмбе

Сыйфатлы терлек азыгын вакытында әзерләү кирәклеге турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде.


6
июнь, 2020 ел
шимбә

Кайбер райондашларыбыз арасында басу-кырларны таптап, юл ясап йөрүчеләр бар, ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең баш агрономы. Быел районда 52780 гектар мәйданда язгы чәчү эшләре башкарылды, көзге культуралар 6800 гектар мәйданны били.

2020 елның 16 июнендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрының видеоэлемтә режимында гражданнарны бергәләп кабул итүе була.


5
июнь, 2020 ел
җомга

   “Тылсым” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре “Арт-терапия “Күңел бизәкләре”  технологиясен тормышка ашыра башладылар.  Аның максаты- өлкән кешенең тормыш белән кызыксынуын арттыра.   

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү

Метеорологик фараз метеорологик фараз

Начар метеорологик күренешләр

2020 елның 6 июненә

5 июнь 18 сәгатьтән 6 июнь 18 сәгатькә кадәр

Идел алды һәм Көнбатыш Кама буе буенча:

Аязучан болытлы һава.

Урыны белән яңгыр, иртән һәм көндез урыны белән көчле яңгыр.

Урыны белән яшен.

Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан, секундына 6-11 метр, яшен вакытында кыска вакытлы көчәйгәндә 15-20 метрга кадәр тизлектә.

Минималь һава температурасы төнлә +13..+16, максималь һава температурасы көндез +19..+22˚.


4
июнь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «2017-2020 елларга Татарстан Республикасында крестьян (фермер) хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү» федераль ведомство программасы буенча грантлар бирү өчен КФХлар проектларын сайлап алу конкурсына йомгаклар ясау турында хәбәр итә. Конкурста җиңүчеләргә грантларның гомуми суммасы 350 млн. сум тәшкил итте, шуларның 203 млн. сумы (58%) федераль бюджеттан бүлеп бирелде.

Тик үтәргә кирәкле билгеле бер таләпләр бар. Татарстанда 5 июньнән храмнарга һәм мәчетләргә йөрергә рөхсәт иттеләр, дип яза «Татар-информ».


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International