Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасында дача сезоны башлануга әзерләнү буенча киңәшмә уздырды. Киңәшмә видеоконференция режимында узды.
Бүген Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов коронавирус эпидемиясе шартларында терлекчелек һәм эшкәртү предприятиеләренең өзлексез эшләвен тәэмин итүгә багышланган киңәшмә уздырды. Видеоконференция режимындагы киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы эш башлаучы фермерларга ярдәм итү өчен грантлар бирүгә мөрәҗәгать итүчеләрне сайлап алу конкурсына документлар кабул итү турында игълан итә. Грантның максималь суммасы 5 млн сум булачак. Төп таләп - крестьян (фермер) хуҗалыгы оешуга 2 елдан артык булмаска тиеш.
Дөньяда котырган пандемиягә дә карамастан, Татарстан аграрийлары бүген кырларда. Уңыш язмышы һәм республиканың азык-төлек иминлеген тәэмин итү алар кулында. Бернигә карамастан, Татарстанда язгы кыр эшләре ашыгыч темплар белән бара.
Бүген Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министры Р. Ә. Кузюров район башлыгы С. Д. Димитриев белән бергә "Лубян урман-техник колледжында" булдылар.
Бүген район башлыгы Сергей Димитриев, Башкарма комитет җитәкчесе Азат Гарифуллин гражданнарны онлайн режимында кабул иттеләр. Короновирус йогышы һәм гамәлдәге чикләүләр таралу куркынычы белән бәйле рәвештә, гражданнарны кабул итү онлайн режимга күчерелде. Кабул итү һәр сишәмбе саен уза.
Коронавирус инфекциясе йоктыручылар ачыкланмаган.
Кукмара районында 71 кеше карантинда. Бу турыда район үзәк дәваханәсенең баш табиб урынбасары Руслан Димитриев хәбәр итте.
«Бүгенге көндә районда 71 кеше карантинда. Коронавирус инфекциясе йоктыручылар юк», - диде Руслан Димитриев.
Татарстанда тәүлек эчендә коронавирус инфекциясе йоктыруның 39 очрагы теркәлгән.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлап җибәргән #МыНаРаботеДляВас, #БезЭшлибез флэшмобына кушылучылар артканнан-арта бара.
Федераль салым хезмәте кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының бердәм реестры операторы булып тора (алга таба - ЕРСМСП).
ЕРСМСП - ул ачык мәгълүматлар базасы, аның ярдәмендә предприятиенең яки шәхси эшмәкәрнең кече һәм урта эшкуарлыкка каравын ачыкларга була. Гамәлдәге законнар ЕРСМПГА кертелгән субъектлар өчен кайбер ташламаларны күздә тота.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында бердәм кайнар линия телефоны эшли башлады, аның номеры: 8-800-444-16-70.