ЯҢАЛЫКЛАР


20
апрель, 2020 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган шимбә киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров республикада чәчү кампаниясенең барышы турында мәгълүмат бирде.

Бүген мессенджерларда Covid-19 белән зарарлану турында хәбәр таралды.

Кукмара үзәк дәваханәсенең баш табиб урынбасары Руслан Димитриев Кукмарада коронавирус ачыкланган дигән имеш-мимешне кире какты. 

СМС-пропусклар исемлегенә яңа пункт кертелә.

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Татарстанда 20 апрельдән чәчтарашханәләр эшли башлаячак дигән документны имзалады. Әлеге карар Татарстан Хөкүмәте порталында чыкты, дип хәбәр итә «Татар-информ».


18
апрель, 2020 ел
шимбә

Ялгыз һәм ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга коронавирус буенча үз-үзеңне изоляцияләү чорында ярдәм итү һәм ярдәм күрсәтү өчен Кукмарада «Кайнар линия» телефонына йөз егерме шалтырату килгән.


17
апрель, 2020 ел
җомга

Кукмара районында дистанцион уку ничек оештырылган, күп балалы гаиләләрдә компьютерны ничек бүлешәләр, район газетасы журналисты шуларны белеште.

6 апрельдән Кукмара районының барлык мәктәпләре, өстәмә белем бирү учреждениеләре дә дистанцион уку төренә күчте.

Пенсия фондының Кукмара районындагы клиентлар хезмәте Пенсия фонды сайтында Шәхси кабинет аша 3 яшькә кадәрге балаларга 5000 сум акча түләү өчен гариза бирүнең төп кагыйдәләрен аңлата


16
апрель, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Өйләрендә компьютер булмаган укучыларга, килешү нигезендә, дистанцион уку чорына мәктәпләрдән компьютерлар бирелде.

Хөрмәтле Кукмара муниципаль районының кече бизнес субъектлары җитәкчеләре! "Эшсез көннәр" чорында килеп туган сорауларны 89520398142 кайнар линия телефоны аша бирә аласыз

Россия Президентының 2020 елның 7 апрелендә кабул ителгән 249 номерлы Указы буенча  ана (гаилә) капиталына хокукы бар яисә хокукы буган гаиләләрдә тәрбияләнүче өч яшькә кадәрге балаларның hәркайсына апрель-июнь айларына 5 мең сум күләмендә акча түләнәчәк.

Хәзерге вакытта районда 25 кеше карантинда.

Кукмара районында Covid-19 зарарланган кеше табылмаган. Бу хакта район үзәк хастаханәсе баш табибы урынбасары Руслан Димитриев хәбәр итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International