ЯҢАЛЫКЛАР


2
март, 2020 ел
дүшәмбе

2020 елның 1 мартында Кукмара шәһәренең «Ягуар» һәм  Нурлат шәһәренең «Ледок » командалары арасында хоккей буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге матчы узды. Матч «Ягуар» файдасына 9:3 исәбе белән тәмамланды.

2020 елның 29 февралендә тимераякта фигуралы шуу буенча Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына һәм Кукмара районының 90 еллыгына багышланган  Ачык Беренчелек үтте. Ярышларда Татарстан Республикасы һәм Удмуртия Республикасыннан 100дән артык кеше  катнашты.

Купка авылы китапханәсендә булачак яшь әниләр белән “Бәби көтәбез – әни булабыз” дип исемләнгән кичә үтте. Булачак әниләр үзләрен кызыксындырган сораулар бәлән уртаклаштылар. Авылның фельдшеры Назмиева Гөлзия  бәби төрү,  төрле физик күнегүләрнең алымнарын күрсәтте.

Трыш авылы китапханәчесе “Әкият иленә сәяхәт” дип исемләнгән әдәби кичә уздырды. Максаты - балаларны әкиятләр, мәкальләр, әйтемнәр, такмаклар аркылы халкыбызның иҗаты белән таныштыруны дәвам итү; балаларның сөйләм байлыгын үстерү;  үзара дус, тату мөнәсәбәт булдыру.

Чишмәбаш авылы китапханәчесе Бөек җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан “Оныттырма вакыт, үткәннәрне” дип исемләнгән әдәби кичә оештырды. Кичә барышында Курбанова Илсөяр   кече яшьтәге мәктәп укучыларын “Утлы еллар кайтавазы” дип исемләнгән китап күргәзмәсе, һәм авыр сугыш елларындагы вакыйгалар белән таныштырды. Укучылар көче белән ясалган күргәзмә беркемне дә битараф калдырмады.

 Трыш авылы китапханәсендә өлкән буын вәкилләре катнашында “Трыш тарихы буйлап” дип исемләнгән могҗизалар кыры үтте.  Өлкән яшьтәге апалар авыл  турында кызыклы вакыйгалар белән уртаклаштылар. Шангараева Гөлназ үзенең Трышка багышланган шигырьләрен укыды. Җиңүчегә истәлекле китап  тапшырылды.

Әсән-Елга авылы китапханәчесе Кукмара районына 90 ел тулу уңаеннан 8-10 сыйныф укучылары белән “Әсәнбаш” хуҗалыгының тарихына, колхозлар оешуга да 90 ел тулуга багышлап  “Үткәннәрне онытма син!” дип исемләнгән тарихи сәгать үткәрде.Чарада колхозлар төзелү тарихы, озак еллар хуҗалык рәисе булып эшләгән  җитәкчеләр турында сөйләнелде.

Бу - халыкның иң күңелле, шау-шулы, яраткан бәйрәме. Май чабу атнасында кешеләр кышны озаталар һәм язны каршы алалар. Бу бәйрәмнең символы булып кояш, коймак һәм карачкы Масленица санала. Түбән комар авылы китапханәсендә Май чабу бәйрәме күптән матур традициягә әйләнде. Чарада балалар элегрәк Русьта Масленица бәйрәмен ничек бәйрәм итүләрен, бу гадәтнең кайдан башлануын белделәр. Безнең һәркайсыбызның Масленица бәйрәмендә өч эшебез бар: борчак шуу, коймак ашау, кыш белән саубуллашу! Бөтен балалар рәхәтләнеп күңел ачтылар: карачкы тирәсендә әйлән-бәйлән уйнадылар, «Пришла нам Масленица», «Ладу-ладу» халык җырларын җырладылар. Ахырдан тәмле һәм кабарынкы коймаклар ашадылар. Май чабу символы, Кояш - шундый ук кайнар, алсу һәм алтынсу!

2020 елның 3 нче март көнендә сәг. 9.00 дән 10.00 сәг. кадәр

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә, адресы: Кукмара шәһәре, Степан Разин урамы, 63 нче йорт,

суд приставлары, прокуратура вәкилләре, социаль мәсьәләләр буенча җитәкче урынбасары, опека һәм попечительлек бүлеге, хезмәт һәм мәшгульлек үзәге, социаль яклау бүлеге белгечләре катнашында гаиләгә һәм балаларга ярдәм итү максатыннан, алиментлар түләтү мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү булачак. Катнашырга барлык теләүчеләр чакырыла.

Зур Сәрдек мәдәният йортында урамнар арасында баручы концертның чираттагысы узды.60тан артык кешене сәхнәгә менгергән "Җирдә яшәү үзе бәхет" дип исемләнгән бу тамаша халыкка зур бәйрәм булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International