ЯҢАЛЫКЛАР


3
март, 2020 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шуны хәбәр итә, 2020 елның 3-5 мартында “Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты” («ТИПКА») өстәмә һөнәри белем бирү учреждениесендә «Органик авыл хуҗалыгы» программасы буенча квалификация күтәрү курсы узачак.

29 февральдә Кукмара балалар музыка мәктәбенең өлкән һәм кече скрипкачылар ансамбле Гумарова Э.Г. җитәкчелегендә Яр Чаллы шәһәрендә "Семь нот " Х Республика балалар башкару конкурсында катнашты. Конкурс нәтиҗәләре буенча "Viva" скрипкачылар өлкән ансамбле 2 дәрәҗә лауреат, "Viva" скрипкачыларның кече ансамбле 3 дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар.  Котлыйбыз һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!

 

29 февральдә Кукмара балалар музыка мәктәбе укучысы Хәсәнова Мәдинә укытучы Каримуллина Н.Р. җитәкчелегендә  РФ һәм ТР халык артисты Винера Ганиеваның "Сандугач-Соловей" VII Халыкара вокалистлар конкурсында катнашты. Мәдинә 2 нче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Котлыйбыз һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!

Балалар китапханәсе хезмәткәре Гөлфия Хафизова кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен Кукмара районының 90 еллыгына багышланган "Безнең тарих битләреннән" дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде. Күргәзмәдә районның тарихы, Кукмара җирендә туган танылган шәхесләр, туган якның истәлекле урыннары турында китаплар, альбомнар, шулай ук республика журналларында һәм газеталарында дөнья күргән вакытлы матбугат материаллары урын алды.

Балалар китапханәсе хезмәткәре Фирдания Закирова “Гөрләвек” балалар бакчасы балалары өчен “Татарстан, син барысыннан да яхшырак!” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Ул балаларга аңлаешлы итеп илебезнең төп символлары - герб, флаг һәм гимн, Татарстан шәһәрләре, анда яшәүче кешеләр турында сөйләде, шәһәрнең истәлекле урыннары белән таныштырды.

Югары Күзмес авылы китапханәчесе «Масленица озорная да задорная» дип исемләнгән фольклор бәйрәмен уздыруда катнашты.  Тамаша җыр, мәзәкләр, такмазалар белән башланып китте. Теләүчеләрне коймак һәм кайнар чәй белән самавырдан сыйладылар. Аннары уеннар, конкурслар, күңел ачулар башланды, аларда катнашучылар көч, җитезлек, хәйлә һәм батырлык белән сыйландылар. Биредә капчык киеп йөгерү дә, себеркегә атланып чабыш та, аркан тартышу да, чанада ярышу да булды. Бәйрәм күңелле үтте.


2
март, 2020 ел
дүшәмбе

        2020 елның 28 февраленнән 1 мартына кадәр  Яшел Үзән шәһәрендә 13-14 яшьлек «Татарстан өметләре» егетләр һәм кызлар арасында МСМК Е.Белов призына чаңгы ярышлары буенча Татарстан Беренчелеге узды.

2020 елның 29 февралендә чаңгы базасында Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлеге хезмәтләре арасында чаңгы ярышлары узды.

   2020 елның 1 мартында Боз сараенда 2006 елгы һәм кечерәк командалар арасында Зарипов Рамил һәм Ваккасов Салават истәлегенә хоккей турниры булып узды. Ярышларда Аш Бузи, Яңа Кенәр, Кукмара, Чишмәбаш, Копки, Шуни командалары катнашты.

Язның беренче көнендә 2020 елның 1 мартында тау чаңгысы комплексында Кукмара районының 90 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Бакыр тавы призына ярышлар узды. Ярышларда ике категориядә 40 бала катнашты: 2008-2010 елларда туган, 2011 елда туган һәм аннан да яшьрәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International