29 февраль шимбә көнне балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Пластилин илендә" дип исемләнгән мастер-класс үткәрде. Балалар әниләре белән бергә пластилин белән эшләүдә осталыкларын күрсәтә алды, зур кызыксыну төрле хайваннар, балыклар фигуралары ясады.
Чарлы авылында традицион "Масленица" бәйрәме- "Кышны озату"узды. Бәйрәм бик күңелле үтте. Сәхнәдән халык җырлары да, заманча да яңгырады, биюләр дә башкарылды. Чара барышында гер спорты, армейслинг, пневматик винтовкадан ату, мас-рестлинг буенча ярышлар узды. Шулай ук метлоболлар (эстафета), колгага бүрек ыргыту һ.б. үткәрелде. Мәдәният һәм китапханә хезмәткәрләре тәмле коймак пешерделәр. Волейбол яратучылар өчен мәктәпнең спорт залында ярышлар оештырылды. Җиңүчеләрне бүләкләү мәдәният йорты сәхнәсендә узды. Бәйрәмнең кульминациясе карачыл яндыру булды. Бәйрәм белән!!! Масленица Белән! Язның беренче көне белән!!!
Поч-Кучук авылы мәдәният хезмәткәрләре Масленица бәйрәме"Уярня" үткәрделәр.Борынгы җырлар яңгырады.Бию һәм бию такмаклар белән үрелеп барды.Төрле конкурслар һәм халык уеннары үткәрелде.Кыш белән саубуллашканда карачкы яндырдылар.Халыкка бәйрәм бик ошады
Балды Кня авылында Кыш озату кичәсе булып узды . Өлкәннәр һәм балалар өчен уеннар һәм конкурслар оештырылды. Атта Кыш һәм яз турында җырлар белән йөрдек. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте
Починок Сутер авылында кышның соңгы көнендә Масленица бәйрәм иттеләр. Һава торышы да авыл халкы белән бергә шатланды. Аяз, кояшлы, бераз салкын булса да, бүген биредә кызу, тавышлы һәм күңелле музыка уйнады. Кыш белән бергә Кышкы уеннар уйнадылар: капчык киеп йөгерделәр, итекләр киделәр, кем ше бирде. Иң кечкенәләре "каз канатлары", себерке белән йөгерү. Яз да үз уеннарын алып килде:" Тау патшасы", аяклар бәйләнгән йөгерү, таяк тартышу. Яз ахырында барлык тәм-томнар белән сыйлады. Һәм иң кульминацион момент-чучела яндыру. Соңыннан бергәләп коймак белән чәй эчтеләр.Барысы да бик ошады һәм бүгенге бәйрәм белән дә канәгать калдылар.
Иске Юмья авыл җирлеге янында Масленица бәйрәме .
Программада уеннар һәм конкурслар, театральләштерелгән тамаша, коймак белән чәй һәм карачкы яндыру булды.
Чишмәбаш авылы клубында ТАССРның 100,Бөек Җиңүнең 75,Кукмараның 90 еллыгына багышланган урам бәйрәмнәренең 3 нче өлеше уздырылды."Тынычлык урамында Кара-Елга маҗаралары"дигән бәйрәм кичәсе бик эчтәлекле һәм кызыклы итеп,урам вакыйгаларына бәйләп оештырылды.
22 февраль Ятмас Дусай мәдәният йортында ТАССР ның 100 еллыгы, Бөек Җиңүгә 75 ел, Кукмара районына 90 ел уңаеннан, мәгәриф бүлеге тарафыннан, Захретдин Фәхретдинов һәм Ильфир Гатауллин исемендәге “ Дусай моңнары” фестивале, Гәрәй Батыр исеменә көрәш бәйгесе үтте, күргәзмә оештырылды.
22 февраль Ятмас Дусай мәдәният йортында ТАССР ның 100 еллыгы, Бөек Җиңүгә 75 ел, Кукмара районына 90 ел уңаеннан, туган авылыбызга багышланган “Шушы яктан, шушы туфрактан бу” дип аталган әдәби- музыкаль кичә үтте. Кичәдэ Расил Набиевның “Ятмас Дусай авылы тарихы” китабы тәгъдир ителде.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 26 февралендә кабул ителгән карары нигезендә авылда һәм шәһәр тибындагы поселокларда яшәүче 29 яшькә кадәрге хатын-кызларга өченче һәм аннан соң туган балалары өчен 100 мең сум күләмендә бер мәртәбә түләүләр биреләчәк.