Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, герой- шагыйрь Муса Җәлилнең туган көненә карата Чишмәбаш авылы китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары белән берлектә “Муса Җәлил- Бөек халкым улы, гасырларга калсын гомер юлы” дип исемләнгән батырлык сәгате үткәрде.Чара барышында балалар шагыйрьнең тормыш юлы белән таныштып, шигырьләрен сөйләде. Ромашка рәсеме ясау буенча масстер класс күрсәтелде.
Кукмара районы оешуның 90 еллыгына китапханәче Аш - Бүҗи авылы китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары өчен “Аш-Буҗи авылы” китабына күзәтү һәм әңгәмә үткәрде. Бу китап сирәк очрый торган фоторәсемнәр, архив документлары белән бай. Балалар авыл тарихы турында кызыксынып тыңладылар, шулай ук китапны мавыктыргыч карадылар.
Җыен Татарстан Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова, район башлыгы Сергей Димитриев, аның урынбасарлары, төрле оешма җитәкчеләре катнашында узды.
Трыш авылы китапханәчесе кызыксындыру клубына йөрүче балалар белән “Сабантуй” журналына күзәтү үткәрде. Алар иллюстрацияләр карадылар һәм әкиятләр укыдылар.
Батыр шагыйрьнең үлмәс шигырьләрен, җырларын үсеп килүче буынга җиткерү максатыннан, Трыш авылы китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары өчен “Исемең калды моңлы бер җыр булып, үзеңнән соң килгән буынга” дип исемләнгән әдәби кичә үтте. Чарада балалар әдипнең шигырьләрен сәнгатьле итеп укып, "Муса Җәлил-бөек халкым улы” дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән танышты.
Ядегәр авылы китапханәчесе 2 нче сыйныф укучылары белән"Антым белән илне якладым" дип исемләнгән әдәби кичә үткәрде. Балалар белән М.Җәлилнең “Карак песи”, “Куян”, “Әтәч”, “Маэмай”, “Күке” шигырьләрен укып кино карады.
Халыкара китап бүләк итү көнендә Ядегәр авылы китапханәсе укучылары әлеге вакыйгадан читтә калмады һәм китапханә фондына мәхәббәт һәм маҗара жанрындагы әдәбият бүләк итте.
Байлангар авылы китапханәчесе кече яшьтәге балалар өчен "Шагыйрь-герой Муса Җәлил" дип исемләнгән шигърият сәгате үткәрде. Электрон презентациясе ярдәмендә Венера Хисмәтова шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән таныштырды, шулай ук «Муса Җәлил-халкым улы» күргәзмәсенә күзәтү ясалды, анда замандашларының М.Җәлил һәм аның тылда көрәшкән иптәшләре һәм аларның фаҗигале үлемен искә алу җыентыклары куелган иде.
ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан Әсән-Елга авылы китапханәчеләре “Халкыбызның күңел байлыгы” дип исемләнгән фольклор кичәсе үткәрде. Кичә халкыбызның гореф-гадәтләрен, тел-сүз хәзинәләрен, югары әдәп-әхлак нормаларын , йола-гадәтләрне киләчәктә актив рәвештә тормышта саклап калуны истә тоту максатыннан үтте. Презентация ярдәмендә китап укучылар халык авыз иҗаты жанрларын искә төшерде.
Әсән-Елга авылы китапханәчеләре балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр белән “Муса Җәлил иҗатын өйрәник” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде. Балалар Муса Җәлилнең тормыш юлы турында белделәр. Шагыйрьнең балалар өчен язылган шигырьләрен укыдылар һәм анализладылар.