ЯҢАЛЫКЛАР


18
февраль, 2020 ел
сишәмбе

Республика авыл  хуҗалыгы  оешмаларында  татар  токымыннан  булган  атларны  үрчетү  өчен  2020 елга   бияләр сатып  алуга  субсидияләр каралган, аларның  гомуми күләме  5 млн. сум  булачак.  Бу  хакта  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы коллегиясендә  хәбәр  итте.  

Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, авыл хезмәтчәннәренең сәламәтлеген ныгыту, Чарлы авыл җирлеге оешмалары арасында даими рәвештә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү максатыннан китапханәче Хәсәнова Гөлнара һәм "Яңа тормыш" ҖЧҖ командасы, "Чарлы мәктәбе, мәдәният йорты хезмәткәрләре  КФХ, ИП Рауфова М. катнашында  кышкы спартакиада үтте.


17
февраль, 2020 ел
дүшәмбе

2020 елның 14-16 февралендә Арча шәһәрендә 2009-2010 елгы  яшь хоккейчыларның Тарасова А.В. исемендәге «Алтын алка» клубының республика этабы финалы узды.  Ярышта: Лениногорск шәһәренең «Нефтяник», Кама Аланы «Олимп», Буа шәһәренең «Арктика», Казан шәһәренең «Динамо», Чистай шәһәренең «Кара пантерлар», Арча шәһәренең «Ястребы», Кукмара шәһәренең «Акулы», Мамадыш шәһәренең «Олимп» командалары  катнашты.

2020 елның 15 февралендә чаңгы базасында Кукмара муниципаль районы укучылары арасында чаңгы ярышлары буенча Спартакиада булып узды. Ярышларда 28 мәктәп  (112 укучы) катнашты.

15 февраль көнне әти-әниләр балалар белән балалар китапханәсендә шимбә ялы күңелле итеп үткәрде. Китапханәчеләр укучыларны матур китаплар һәм журналлар белән таныштырды, әңгәмәләр, кычкырып укулар үткәрде. Аннан соң уку залында әти-әниләр балалар белән бергә китаплар укыды, ә теләүчеләр яраткан геройларын рәсемгә төшерде. Бик теләп «Әкиятләр юллары буйлап» викторина сорауларына һәм табышмакларга җавап бирделәр. Бу чаралар балаларга вакытны күңелле, файдалы итеп үткәрергә, ә ата-аналарга күптән укылган әсәрләрне искә алырга мөмкинлек бирде.

 

Җиңүчеләр: 34 кг авырлык категориясендә Гадел Ганиев (1 нче гимназия ), 42кг авырлык категориясендә Тимофей Кондаков(3 нче мәктәп), 55кг авырлык категориясендә Рузил Тимербаев( Ю. Арбаш урта мәктәбе). Ибраһим Шиһабиев(Манзарас урта мәктәбе) 42кг авырлык категориясендә өченче урынны яулады.

Кызлар арасында 44кг авырлык категориясендә Ландыш Хәкимова җиңүче булды( 3нче мәктәп), Карина Мисюкевич 38кг авырлык категориясендә (4нче мәктәп) көмеш призер, Диләрә Галимуллина 70кг авырлык категориясендә (Пинегәр урта мәктәбе) бронза медаль яулады.Егетләр арасында 55 кг авырлык категориясендә Ильяс Баһаманов ( 1 нче гимназия) көмеш призер, 46 кг авырлык категориясендә Ранил Газизуллин (А.М.Булатова исемендәге лицей) бронза призер булды.

14 февраль көнне «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге яшүсмерләре өчен Гарипова Лилия Дамир кызы «һөнәргә юл» дигән һөнәри юнәлеш бирүче дәрес үткәрде. Яшүсмерләргә һөнәр сайлау кагыйдәләре һәм хәзерге дөньяда эшче һөнәрләрнең актуальлеге турында сөйләде.

Фестиваль кысаларында йортлар фасадларында киң күләмле сәнгать эшләре оештырылачак, танылган граффитистлар белән тәҗрибә уртаклашу өчен иҗади очрашулар оештырылачак. 3 февральдә фестиваль кысаларында урам сәнгате фестивальләрен үткәрүгә Россия төбәкләреннән гаризалар кабул итү төгәлләнде. Эксперт советы карары нәтиҗәләре буенча тавыш бирүнең шорт-листына Татарстан Республикасы, Удмуртия Республикасы, Ставрополь крае, Ленинград, Түбән Новгород һәм Чиләбе өлкәләре керде.

10 февральдән 3 мартка кадәр «Вконтакте» социаль челтәрендә «Россия – мөмкинлекләр иле» платформасының рәсми төркемендә халык онлайн-тавыш бирү уза. https://vk.com/rsvru?w=wall-162671848_3452 - фестиваль кысаларында креатив фестивальләр уздыру мәйданчыгы булачак өч шәһәрне сайлау өчен.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International