ЯҢАЛЫКЛАР


7
гыйнвар, 2020 ел
сишәмбе

2020 елның 5 гыйнварында чаңгы  базасында  Кукмара киез итек –  комбинаты  призына чаңгы ярышлары узды


6
гыйнвар, 2020 ел
дүшәмбе

Аш-Буҗи авылы китапханәсендә урта яшьтәге мәктәп балалары өчен “Табышмак әйтәм-җавабын тап!” дип исемләнгән табышмаклар кичәсе үтте. Кичә барышында балалар “Табышмаклар иленә” сәяхәт итеп “Шигъри табышмаклар”, “Кем тизрәк”, дигән турларда үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Кичәдә катнашкан балаларга кызыксындыру бүләкләре тапшырылды.

Яңа ел “Кышкы әкиятләр битләре буенча” китап карнавалы 5 гыйнвар көнне Важашур авыл китапханәсендә яшь укучыларны көтте. Китапханәче нәниләр өчен Кыш Бабай һәм Кар кызы турында әкиятләр кычкырып укуны, әдәби әкиятләр мотивлары буенча Э.Успенскийның «Простоквашинода кыш», Э.Т.Гофманның «Щелкунчик», С.Маршакның «Унике ай»ын карауны оештырды. Балалар «Слова на спине», «Глухой телефон» уеннарында уйнап, журналлар һәм энциклопедияләр карадылар.

Аш-Бузи авылы китапханәчесе немец язучысы Якоб Гриммның тууына 235 ел тулу уңаеннан “Туганнар Гримм әкиятләре”дип исемләнгән дәрес-викторинасы үткәрде.  Әлеге чара балаларны немец әкиятчесе Якоб Гримм тормышындагы кайбер фактлар белән таныштыру, бертуган Гримм әкиятләренә кызыксыну уяту һәм аларны уку теләге булдыру максатыннан үтте.

Югары Күзмис авылы китапханәчесе “Кышкы көннәр һәм балалар бәйрәме” дигән конкурс-уен программасы уздырды. Чара барышында укучылар кышкы табышмакларны чиштеләр, әдәби геройларның исемнәрен белделәр, кыш, чыршы, Яңа ел турында шигырьләр сөйләделәр. «Кар сызыгы», «Чыршы бизәү», «Түгәрәк буенча кар», «Чыршы - пенечка» һ.б. конкурсларда катнаштылар. Сәяхәт-уен тәмамлыгы булып “Кышның тылсымчысы табышмаклары” дигән китап күргәзмәсе торды, ул балаларга кыш һәм Яңа ел турында иң матур шигырьләр, әкиятләр, җырлар һәм табышмаклар җыентыгын тәкъдим итте.

Югары Күзмис авылы китапханәчесе кече сыйныфлар өчен “Кышның тылсымчысы табышмаклары” дигән китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Анда кыш турында төрле авторларның әсәрләре, Яңа ел бәйрәме, кыш көне терлекләрнең тормышы турында язылган иде. Ә аннары "Яңа ел бәйрәме тарихы" - яраткан бәйрәменең килеп чыгышы, Кыш Бабайның һәм Кар кызының Яңа елның төп тылсымчыларына әверелүе, бәйрәмнең традицияләре турында" презентациясен карады.

Аш-Буҗи авылында ел саен оештырыла торган “Кыш бабай белән Кар кызы балаларда кунакта” дип исемләнгән чара быел да бик күңелле үтте. Балалар табышмаклар чишеп, кыш турында татарча һәм русча шигырьләр сөйләп, җырлар җырлап үз һөнәрләрен күрсәттеләр һәм Кыш бабай күчтәнәчләреннән авыз иттеләр.

Кышкы каникуллар чорында балалар китапханәсе хезмәткәре Фирдания Закирова кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен «Кышның матурлыгы» дип  исемләнгән рәсем шимбәсе үткәрде. Тәрәзә артындагы кар, кышкы табигать матурлыгы, саф һавада күңел ачу төрлелеге — кышның бөтен гүзәллеген сурәтләү өчен менә дигән сәбәп. Балалар кыш турында табышмакларга җавап бирделәр һәм әлеге иҗади эштә бик теләп катнаштылар.


5
гыйнвар, 2020 ел
якшәмбе

Тәрбияләнүчеләр үзләренең күнекмәләрендә һәм осталыкларында көч сынаштылар, яшь спортчылар сертификатлары һәм Кыш Бабайдан бүләкләр алдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International