ЯҢАЛЫКЛАР


5
гыйнвар, 2020 ел
якшәмбе

Бәйрәмдә кышкы урманда, Кыш Бабай, Кар Кызы һәм башка әкият геройлары белән бергә яңа ел җырлары җырладылар, чыршы тирәли әйлән-бәйлән йөрделәр, музыкаль һәм бию конкурсларында катнаштылар.


3
гыйнвар, 2020 ел
җомга

Аш - Бужи авылы китапханәсендә яшь укучылар өчен “Китап белән каникуллар” циклыннан уен көне оештырылды. Теләүчеләрнең барысы да өстәл уеннарында уйный, пазлы җыя, кроссвордларны һәм виртуаль викториналарны чишүдә үз көчләрен тикшерә ала иде. Иң кечкенә укучылар яраткан китап геройлары төшерелгән рәсемнәрне рәхәтләнеп буядылар. Бу көнне балалар китапханәдә уку гына түгел, вакытны күңелле һәм кызык итеп үткәрергә дә мөмкин булуына инандылар.

2019 елның 6 декабрендә физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшьләр арасында «Без - Россия гражданнары!» VII Республика иҗат конкурсы утырышы булды.

Конкурс өч номинация буенча үткәрелде: «Сайлаулар - минем гражданлык позициясе» (әдәби конкурс), «Сайлау хокукы белгечләре» (Россия Федерациясендә сайлау хокукы һәм процесс буенча кроссвордлар конкурсы), «Мин - булачак сайлаучы!» (нәфис конкурс). Тәкъдим ителгән эшләрне карау йомгаклары буенча Минегалиев Азат Тәлгать улы һәм Степанов Руслан Радион улы җиңүче булдылар. Бәйгедә җиңүегез өчен рәхмәт  сүзләре җиткерәбез. Киләчәктә дә уңышлар һәм яңа җиңүләр телибез.

 Кышкы каникул көннәрендә балалар китапханәсе хезмәткәре Фирдания Закирова 4 нче мәктәпнең 1б сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчесе Хайруллина А.Р.) өчен «Әкиятләр, могҗизалар һәм тылсым вакыты» дип исемләнгән кызыклы күңел ачу программасы үткәрде. Балалар матур презентация карадылар, бик күп  конкурсларда һәм уеннарда актив катнаштылар, кыш турында табышмаклар чиштеләр, чыршы тирәсендә җырлар җырладылар, «Бәйрәм килә безгә» дигән мультфильм карадылар. Яңа ел турында кызыклы китаплар белән таныштылар. Балалар бик күңелле итеп ял иттеләр. Чара ахырында балаларга кечкенә генә бүләкләр тапшырылды.


2
гыйнвар, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Кукмаралыларны район башлыгы Сергей Димитриев тәбрикләде


30
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

Яңа ел алдыннан, 2019 елның 29 декабрендә, тренерлар Ганиев И. М., Сәйфетдинов Д. Ф. җитәкчелегендә, ата-аналар һәм «Хоккей» бүлекчәсе белән шөгыльләнүчеләр «әти һәм мин хоккейда» дип исемләнгән бәйрәм оештырдылар.

Яңа ел алдыннан, 2019 елның 29 декабрендә, тренер Нурмөхәммәтов Т. М. җитәкчелегендә, ата-аналар һәм «Хоккей» бүлекчәсе белән шөгыльләнүчеләр Кыш Бабай һәм Кар кызы катнашында «Күңелле стартлар» оештырдылар һәм үткәрделәр.

2019 елның 27-28 декабрендә Арча шәһәрендә 2011 елгы командалар арасында хоккей буенча «Атлант Кубогы» турниры узды.

«Чекерил»  тау чаңгысы комплексында 2019 елның 27-29 декабрендә Ижау шәһәрендә тау чаңгысы спорты буенча төбәк ярышлары узды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International