ЯҢАЛЫКЛАР


11
гыйнвар, 2020 ел
шимбә

Конкурс 2 этапта уздырыла, алар кысаларында территориаль иҗтимагый үзидарәләрнең 2019 елда эше бәяләнә.


10
гыйнвар, 2020 ел
җомга

10 гыйнвар көнне балалар китапханәсе хезмәткәре Гөлфия Хафизова Ч.Т.Айтматов исемендәге 1 нче гимназиянең 2а сыйныф укучылары өчен Николай Сладковның тууына 100 ел тулу уңаеннан "Күренмәс бүрек астында» дип исемләнгән әдәби уен үткәрде. Бөтен иҗатын ул табигатькә багышлады. Китапханәче язучының тормышы һәм иҗаты турында сөйләде, китаплар белән таныштырды. Балалар конкурсларда катнаштылар, табышмакларга, викторина сорауларына җавап бирделәр, китплардардан кызыклы өзекләр укыдылар. Чара ахырында балалар Сладков әсәрләре сюжетлары буенча төшерелгән «Малай һәм бака» дигән гыйбрәтле мультфильм һәм «Аю йокысы» аудиофильмын карадылар.

Бүген  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында  терлекчелек  тармагының  2019 елдагы  эшенә  йомгаклар  ясадылар.    Киңәшмәне Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары    Ленар Гарипов үткәрде.

«Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы авыл  территорияләрен  үстерү  буенча  креатив идеяләре  булган квалификацияле  яшь кадрларга  ярдәм  итәргә  теләк  белдерә, шуңа  күрә  Халыкара  авыл  яшьләре  конгрессын  Казанда  үткәрү идеясен  бик  теләп  хупладык. 


9
гыйнвар, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Хоккей буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге матчы узачак

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы Татарстан авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләренә  2020  ел  уңышы  өчен  бер гектарга  кимендә    70 кг   минераль ашлама  тупларга  тәкъдим  итә.

"Дуслык" сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында Туган телләр һәм әдәбият буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Олимпиадада районыбызның 7 мәктәбеннән 9-11 сыйныфларда белем алучы 12 укучы катнашты. Удмурт теле һәм әдәбияты буенча Лельвиж, Сутер һәм Ошторма – Юмья мәктәпләре укучылары җиңүче һәм призер булдылар.

Интернет тормышыбызга көннән-көн күбрәк үтеп керә. Хәзер ашарга да шуннан карап кына пешерәбез бит. Ни дисәң дә, уңайлы үзе. Әзер рецептлар гына түгел, видеосы, пешереп караган кешеләрнең фикерләре, тәкъдимнәре дә язылган. Райондашларыбыз арасында да аш-су блогерлары бар.

Анда “Авыл яшьләре”, “Югары оч” һәм “Мәктәп” командалары. катнашты


8
гыйнвар, 2020 ел
чәршәмбе

8 гыйнвар көнне балалар китапханәсендә «Салават күпере» милләтара аралашу клубының чираттагы утырышы узды. Клуб җитәкчесе Нурия Гайнетдинова һәм Иске Юмья авылы китапханәчесе Лидия Макарова балалар өчен рус һәм удмурт телләрендә «Кышкы удмурт бәйрәмнәре» дип исемләнгән конкурс – уен программасы үткәрделәр. Китапханәчеләр презентация ярдәмендә балаларны Изге Николай көнен бәйрәм итүнең тарихы, легендалары, традицияләре белән таныштырдылар. Изге Николай үзенең изге эшләре белән билгеле һәм ул балаларның яклаучысы. Балалар Тол бабай турындагы риваятьне, беренче кышкы бәйрәм – Толсур турында белделәр. Бәйрәмгә хас халык гореф-гадәтләре: өйдә җыештыру, аш-су әзерләү, кунакларны чакыру. Толсур көннән Святкалар (Вожодыр) башлана һәм 19 гыйнварда Качмануга кадәр дәвам итә.

Балалар зур кызыксыну белән тыңладылар, төрле конкурсларда һәм уеннарда актив катнаштылар, табышмакларга җавап бирделәр, викторина сорауларына җавап бирделәр, Яңа ел турында шигырьләр укыдылар, җырлар башкардылар, чыршы тирәли биеделәр. «Кышкы могҗизалар" күргәзмәсендә кышкы бәйрәмнәр тарихы турында кызыклы китаплар тәкъдим ителде. Балалар бик күңелле итеп ял иттеләр. Чара ахырында балаларга кечкенә генә бүләкләр тапшырылды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International