Сегодня в Минсельхозпроде РТ подвели итоги отрасли животноводства за 11 месяцев 2019 года. Совещание провел заместитель министра сельского хозяйства и продовольствия Республики Татарстан Ленар Гарипов.
10 декабрь көнне Үзәк китапханә китапханәчесе Гарипова Лилия Дамир кызы кичке (сменалы) мәктәпнең югары сыйныф укучылары өчен «Коррупция тарихы», коррупциягә каршы көрәш көне һәм хокук дәресе үткәрде. Чара барышында укучылар Россиядә коррупция тарихы, кеше хокуклары, хокукларны саклау кирәклеге, балигъ булмаганнарның җаваплылыгы белән таныштылар.
Коррупция-хәзерге заман җәмгыятенең иң кискен проблемаларының берсе. Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне кысаларында үзәк китапханә китапханәчесе Гарипова Лилия Дамир кызы «Рус классиклары ришвәт һәм турында" дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде.
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте бәйрәм даталары исемлеген чыгарды.
6 декабрьдән 11 декабрьгә кадәр Кемерово өлкәсендә фристайл буенча Бөтенроссия ярышлары узды. Әлеге ярышларда 6 кешедән торган безнең фристайлистлар Татарстан Республикасы данын якладылар. Ски-кросс дисциплинасында Гарифуллина Алинә 5 нче нәтиҗә күрсәтте. Команда үз чыгышлары белән 2020 елның февралендә Красноярск шәһәрендә узачак Россия укучылары Спартакиадасына финалга чыгуны тәэмин итте.
2019 елның 16 декабрендә Кукмара шәһәренең «Ягуар» һәм Бавлы шәһәренең «Девон » командалары арасында хоккей буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге матчы узачак.
5 декабрьдә Казан шәһәрендә "Ел лицеисты - 2019» кадетлар һәм полиция сыйныфлары арасында Спартакиада узды.
«Илһамият» халыкара сөйләм һәм вокал сәнгате фестиваль – конкурсында «Галактика» Балалар иҗат үзәгендә тәрбияләнүче Гадиева Зилия, Михайлова Динә, Сәйфетдинова Зилә триосы 1 дәрәҗә лауреат булды (җитәкчеләре - Ваккасова А. А.). Котлыйбыз!
Педагог Хамматов Айрат Рөстәм улы җитәкчелегендә балаларны сәламәтләндерү-белем бирү үзәгенең кызлар командасы 2019 елның 8 декабрендә Арча шәһәрендә узган тренер Хәсәнов Җәүдәт Абдулла улы истәлегенә үткәрелгән баскетбол турнирында катнашты һәм 3 нче урынны яулады. Котлыйбыз!
2009 елның 6-8 декабрендә Казан шәһәрендә икенче тапкыр мини-футбол буенча «Добрый футбол» республика турниры булып утте.