ЯҢАЛЫКЛАР


13
декабрь, 2019 ел
җомга

Сәләтле балаларны һәм талантлы яшьләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү, милли мәдәниятне популярлаштыру максатыннан 7-8 декабрьдә Казан дәүләт мәдәният институтында "Илһамият"халыкара сөйләм һәм вокаль башкару фестиваль-конкурсы үткәрелде.

Социаль һәм медицина хезмәтләренә ихтыяҗ арту белән дәүләт тарафыннан өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидлар өчен «Демография» милли проектының «Өлкән буын» Федераль проекты  озак вакытка карау системасы эшләнде. Системаның максаты булып өлкән буынның гомер озынлыгын арттыру һәм үлем санын киметү тора. Иң мөһиме-ул сәламәтлек саклау һәм социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләренең ведомствоара хезмәттәшлеге.

13 декабрь көнне балалар китапханәсендә А.М. Булатов исемендәге күппрофильле лицейның 2а сыйныф укычылары өчен балалар шагыйре Сергей Михалков иҗаты буенча «Балачак иленнән» дип исемләнгән әдәби сәяхәт узды.

 Чара башында китапханәче Гөлфия Хафизова аларны авторның иҗаты белән таныштырды. Балалар яраткан язучының шигырьләр һәм әкиятләр дөньясына мавыктыргыч сәяхәт ясады. Укучылар аның әсәрләреннән өзекләр укыдылар, табышмаклар чиштеләр. «Ә нәрсә сездә?» шигыре буенча әзерләгән сценка күрсәттеләр. «Мой щенок» һәм «Дядя Степа» мультфильмнарын караганнан соң, әдәби викторинада катнаштылар. Күп композиторлар аның шигырьләренә музыка иҗат иткәннәр. Балалар "Без барабыз, барабыз, барабыз..." дигән җыр тыңладылар.

"Менә нинди компания» дип исемләнгән китап күргәзмәсе балаларда зур кызыксыну уятты. Алар китаплар белән таныштылар һәм өйләренә укырга алдылар.

 

13 декабрь көнне Кукмара үзәк китапханәсе китапханәчесе Пахомова Валентина Геннадиевна «Наз» үзәгендә ял итүче пенсионерлар өчен «Яңа ел ишек шакый»дип исемләнгән Яңа ел программасы үткәрде. Ял итүчеләр «Шаян викторина»да, «Кышкы табышмак», «Тычканны тап» «Песи-тычканы» уеннарында һәм конкурсларда актив катнаштылар, шулай ук «Курочка Ряба» әкиятендә уйнадылар.


12
декабрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Инвалидлар декадасы кысаларында 2019 елның 12 декабрендә «Тылсым» тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр боз сараенда булдылар һәм тимераякта шудылар.

2019 елның 12 декабрендә "Галактика" балалар иҗаты үзәгендә Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының яшь гражданнар Форумы үткәрелә


11
декабрь, 2019 ел
чәршәмбе

Ярдәмне 18 яшьтән алып 30 яшькә кадәр булган яшьләр алырга мөмкин, ә үзмәшгульләр өчен аерым номинация булдырылган.

“Демография” милли проектының “өлкән буын” юнәлеше кысаларында районда 2019 елның икенче сентябреннән 65 яшьтән узган өлкәннәрне диспансеризация, профилактик тикшерүләр, скрининглар уздыру өчен медицина учреждениеләренә алып бару башланган иде.

13 декабрьдә 9.00 сәгатьтә Кукмара муниципаль район Советы бинасында өченче чакырылыш Кукмара муниципаль район Советының чираттагы кырык өченче утырышы була. 

2019 елның  10 нче декабренда Кукмара муниципаль район халыкка социаль ярдэм күрсэтү үзэге белгечләре Шайдуллина Ленара, Загидуллина Алия һәм  Кукмара муниципаль районында халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белән берлектә «Мин һөнәрләр дөньясында» яшь гаиләләр һәм яшьләр белән эшләү буенча яңа программа кысаларында максатчан төркем белән очрашу үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International