Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Шәфкать» тернәкләндерү үзәге ел саен «Иҗтимагый инициатива» дигән социаль проектлар конкурсында катнаша.
18 октябрь көнне Кукмара Үзәк китапханәсендә "Кукмара ш.т.п. Ч.Т.Айтматов исемендәге 1 нче гимназия"сенең 7 сыйныф укучылары өчен «Малый город, большая история» дип исемләнгән тематик сәгать узды. Гарипова Лилия Дамир кызы укучыларны Кукмара шәһәренең тарихы белән таныштырды, “Мой край родной” исемле фотокүргәзмәсенә күзәтү үткәрде.
16 октябрь көнне Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Шәфкать” тернәкләндерү үзәгендә балалар һәм аларның әти – әниләре катнашында “Әти, әни, мин-спорт һәм тату гаилә “ дип аталган спорт бәйрәме үткәрелде.
2019 елның 2 ноябрендә ветераннар арасында хоккей буенча турнир узачак. Турнирда катнашучылар:
Кукмара
Арча
Наратлык
Балтач
Байлар Сабасы
Башлана: 09.00 сәгатьтә
2019 елның 16 октябрендә Сардавыч авылы трассасында ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган чаңгы шуу һәм велосипед узышлары буенча «Көзге кубок-2019» ның икенче этабы узды
“Урман атнасы – 2019” һәм “Урманны саклыйк” акцияләре кысаларында Татарстан буенча 300 гектардан артык мәйданда 1,5 миллион төп гади нарат, Европа чыршысы, Себер карагае, вак яфраклы юкә, гади миләш үсентесе утыртылган. Әлеге изге эштән кукмаралылар да читтә калмады. Балалар һәм укучылар гына түгел, хәтта өлкәннәр дә, бердәм булып, бакчаларга, парк-скверларга, юл читләренә җиләк-җимеш куаклары, декоратив, ылыслы һәм яфраклы агач үсентеләре утыртты
11 октябрьдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Росреестрның Татарстан Республикасы идарәсе һәм Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелегенең (Россельхознадзорның) Татарстан Республикасы идарәсе белән авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне әйләнешкә кертү мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырды.
Хәзерге вакытта Россиядә эчке һәм тышкы базарларга чыгару максатында якланган “яшел продукция” брендын булдыру буенча эш алып барыла. Үз продукциясенең һәм аны җитештерүнең тиешле таләпләргә туры килүен раслаучы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре төргәктә бердәм үрнәктәге махсус тамга кую хокукын алачаклар.
2019 елның 10-13 октябрендә Губаха шәһәрендә, Пермь крае, 2008 елда туган балалар командалары арасында «Кубок Добрый лед» ярышларының төбәкара этабы узды.
2019 елның 12 октябрендә Ошторма – Юмья урта мәктәбе базасында Андрей Чернов истәлегенә багышланган традицион ачык ярышлар узды. Ярышларда 8 яшьтән алып 52 яшькә кадәрге 80нән артык кеше катнашты