ЯҢАЛЫКЛАР


14
октябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Түбән Комар авылы китапханәчесе өлкәннәр өчен «Безнең яраткан питомцы» дип исемләнгән эко – квест үткәрде. Алар өчен китап күргәзмәсе оештырылган иде, анда һәркем эт һәм песиләр токымының төрлелеген күрә алды.  Балалар «Минем питомец " күңел ачу викторинасында актив катнаштылар.

Түбән Комар авылы китапханәчесе өлкәннәр өчен "Мин - бала, мин - кеше"дип исемләнгән хокукый белем сәгате үткәрде. Балалар үзләренең хокуклары һәм бурычлары турында белделәр. "Кем хаклы һәм хаклы түгел" уенын уйнадылар, кроссворд хәл иттеләр, ТР, РФ, УР хокуклары турындагы китаплар белән таныштылар.

Балдыклы авылы китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары өчен «Исемнәр бар, һәм шундый даталар бар» дип исемләнгән әдәби дәрес үткәрде. Балалар игътибарына М.Ю. Лермонтовның «Җилкән», « Бородино», «Шагыйрь үлеме», «Дума», «Пәйгамбәр» кебек танылган поэмалары һәм шигырьләре тәкъдим ителде. Әдәби кроссворд ярдәмендә укучылар шагыйрь һәм язучы иҗаты, аның тормышы турындагы белемнәрен тикшерә алдылар.

Ядегер авылы китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары белән “Инсафлының теле саф” исемендә  уен- дәрес үткәрде.Чара Х.Халиковның “Әдәпле малай” шигыре белән башланып китте. Дәрес барышында  нинди бала әдәпле, инсафлы була, соравына җаваплар табылды. Укучылар әдәплелек кагыйдәләренә кагылышлы мәсьәләләрне дә дөрес чиштеләр. “Ярый-ярамый” уенында да да теләп катнаштылар.

Вахит авылы китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары белән “Шәфкатьлелек бизи кешене” дип исемләнгән сыйныф сәгате үтте. Чарада балалар җәмгыятьтәге әхлак кагыйдәләре, яхшылык, изгелек һәм шәфкатьлелек әхлак нормалары белән таныштылар.

Байлангар мәдәният йортында "Татар егете - 2019" батырлык һәм сәләт бәйгесенең 1 нче зона туры булып узды. 
Бәйгедә: Вахит, Байлангар,  Яна Сәрдек, Купка, Олуяз, Зур Кукмара авылларыннан килгән егетләр көч сынашты.
Бәйге: сәламләу, иҗади чыгыш, һөнәр, татар әкияте герое, сорау-җавап өлешләреннән торды.  Вахиттән Мотигуллин Рамазан, Купкадан Галимов Рәнис, Зур Кукмарадан Халяутдинов Инсаф финалга үттеләр. Алар  диплом һәм генераль спонсорабыз Кукмара метал савыт-сабалар заводының истәлекле бүләкләре белән буләкләнделәр.


12
октябрь, 2019 ел
шимбә

5 октябрь көнне Кукмара муниципаль районы Зур Кукмара авылында яшәүче, 2016 нче  елдан “Тылсым” халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү үзәгенең өйгә йөреп социаль хезмәт файдаланучы,  ялгыз торучы,  Әминә Котдус кызы Гомәрова  үзенең  80 яшен каршылады.


11
октябрь, 2019 ел
җомга

2019 елның 7-10 октябрендә Санкт-Петербург профессорларын җәлеп итеп, педагогик хезмәткәрләр өчен квалификация күтәрү курслары узды. Лекцияләрне о.Г.Прикот, п. ф. Д., «Югары икътисад мәктәбе» Милли тикшеренү университетының (Санкт – Петербург) дәүләт идарәсе департаменты профессоры, шулай ук В. Н. Виноградов, п. ф. к., Санкт – Петербург дипломнан соң педагогик белем бирү академиясенең Мәгариф идарәсе һәм икътисад кафедрасы профессоры укыдылар. Курслар кысаларында ике тема яктыртылды: «мәгариф оешмасында «Педагог» дәрәҗәле һөнәри Стандартны кертү» һәм «заманча белем бирү оешмасында педагогларның һәм укучыларның проект эшчәнлеген тәэмин итү".»

11 октябрь көнне Кукмара үзәк китапханә китапханәчесе Заһидуллина Гөлнара Фәрит кызы яшүсмер балалар өчен «Милосердие» тернәкләндерү үзәгендә “Животные рекордсмены” дигән  тематик сәгать үткәрде. Әлеге чарада балалар хайваннарның кызыклы сәләтләре, кайсы иң зуры, кайсы иң кечкен хайван икәнлеген белделәр. Кызыклы экологик векторинага җаваплар бирделәр. 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International