ЯҢАЛЫКЛАР


24
сентябрь, 2019 ел
сишәмбе

24 нче сентябрь көнне мәдәният хезмәткәрләренең Вахит җирлегендә семинар - җыелышлары узды. Әлеге җыелышта мәдәният өлкәсе, "Ак калфак" оешмасы эшчәнлеге, Вахит җирлеге белән таныштырылды. 11сентябрь дә  узган "Ак калфак"оешмасының кучмә утырышка үз көчләрен керткән һәр хезмәткәргә рәхмәт сүзләре әйтелде, бүләкләр тапшырылды. Шулай ук "Татар егете", "Татар кызы" бәйгеләренең старт алынганы әйтелеп, анлатма эшләре башкарылды. Шулай ук Хөсәинова Раниягә  безнен район данын яклап үз көчен куйганы өчен бүләк тапшырылды. Соңыннан аның Казанда,Арча да күрсәтелгән чыгышлары үрнәк иттереп мәдәният хезмәткәрләренә күрсәтелде.

24 сентябрь көнне район мәдәният йортында традицион "Сөмбелә"халык бәйрәме үткәрелде. Бәйрәм программасында көзге уңыштан күргәзмә оештырылды, ул һәвәскәр бакчачылар әзерләгән иде. Күргәзмәдән соң бәйрәм сәхнәгә күчте, анда бәйрәм концерты һәм күргәзмәдә катнашучыларны төрле номинацияләрдә бүләкләү булды. Күргәзмәдә катнашучыларга дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

23 сентябрьдә Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының мәктәп этабы старт алды. Беренче көнне информатика буенча олимпиада узды, анда 200 дән артык укучы катнашты.

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районында «Демография» милли проектының «өлкән буын» проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2019 елның икенче сентябреннән башлап, диспансеризация, профилактик тикшерүләр, скрининглар уздыру өчен, авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны район медицина оешмаларына китерү башланды. 
   Кырык өч берәмлек Лада Ларгус автотранспорт чарасы республикага федераль бюджеттан бүлеп бирелгән акчага сатып алынды һәм кырык өч районга тапшырылды. Автомобильнең сыйдырышлыгы биш пассажир урыны, шул исәптән кресло-коляскада яшәүче гражданин өчен бер урын тәшкил итә. Әлеге автомобильнең махсус версиясе Аппарель белән җиһазландырылган, аның буенча пассажир автомобильгә коляскасы белән бергә керә ала. 
    Махсус автотранспорт һәм өлкән яшьтәге гражданнарны озата бару «Тылсым» комплекслы үзәге белгечләре тарафыннан оператив рәвештә башкарылды.  
     Агымдагы чорда диспансерлаштыруны Зур Кукмара, Лельвиж, Ош-Юмья, Манзарас, Мәмәшир, Псәк авыл җирлекләрендә яшәүче 65 яшьтән узган утыз алты пенсионер узды. Агымдагы ел азагына учреждениеләр тарафыннан 65 яшьтән өлкәнрәк җиде йөз алтмыштан өч кешене карау өчен китерү планлаштырыла.

Лубян урман-техник колледжының Форпост отряды һәм "Татарстан урманчылары" командасы вәкилләре тренировка процессына Плогинг керттеләр.

Плоггинг - ул төрле, нигездә пластик чүп-чар җыю белән берләштерелгән билгеле бер дистанциягә йөгерү.

Скандинавиядән килгән бу спорт төре үзләрен формада тотарга һәм әйләнә-тирә мохит турында кайгыртырга ярдәм итә!


23
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

 

Максатларын популярлаштыру, сәламәт яшәү рәвеше һәм наркоманияне профилактикалау максатыннан Түбән-Комар авылы  китапханәчесе танып белү уены  флешмоб оештырды. Чара барышында укучылар сәламәт яшәү рәвеше алып баруларын  дәртле биюләрендә күрсәттеләр.

Вахит авылы китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары өчен “Татарның милли киемнәре” дип исемләнгән сыйныф сәгате үткәрде.Укучылар татар халкының милли киемнәре арасыннан читек, чабата, камзул, күлмәкләре белән таныштылар.

Вахит авылы китапханәчесе Рахимуллина Л. З. 1 сыйныф укучылары өчен   кызыклы экскурсия оештырды. Укучылар балалар өчен чыккан матур эчтәлекле яңа китап җурналлар белән таныштылар.

Аш-Буҗи авылы китапханәчесе төрле яшьтәге мәкәп укучылары өчен  “Хуш киләсең, Сөмбелә-Көз кызы” дип исемләнгән  уңыш  бәйрәме үткәрде. Укучылар көз турында шигырьләр сөйләделәр, табышмакларга җавап таптылар, кроссворд чиштеләр. Балаларга  яшелчә, җиләк-җимешләрнең файдалы икәнлеге  турында сөйләп кителде. Шулай ук “Җиләк-җимешне тәменнән белү”, “Кайсы сүз артык?”, “Бер сүз белән әйт” уеннары уйнатылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International