7 август көнне Кукмара үзәк китапханәсе китапханәчесе Сәлимова Тәскирә Харис кызы социаль ярдәм үзәге “Наз” бүлегендә ял итүче пенсионерлар өчен ТАССРның 100-еллыгына багышланган «ТАССР ның үткәне һәм бүгенгесе» исемле әңгәмә үткәрде.
Әгәр сезнең күңелегездә күптән инде үзегезнең туган авылыгыз турында сөйләү, яраткан авылыгызның традицияләре һәм матурлыгы турында башкалар белән бүлешү теләге туган икән, хәзер шуны тормышка ашыра аласыз. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сезне “Минем кече Ватаным” конкурсында катнашырга чакыра.
Район башлыгы Сергей Димитриев әйтүенчә, 2020 елга тәүлегенә 300 тонна сөт җитештерү бурычы куелган
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2019 - 2024 елларга «Агростартап» проекты буенча «Фермерларга ярдәм системасын булдыру һәм авыл кооперациясен үстерү» төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында кече хуҗалыкларда авыл хуҗалыгы җитештерүе эшчәнлеген үстерү, авыл хуҗалыгы өлкәсендә кече һәм урта эшкуарлык субъектларына җәлеп итүне тәэмин итү, авылда халыкны эш белән итүне арттыру буенча грант бирүгә крестьян (фермер) хуҗалыкларын сайлап алу конкурсы башлану турында игълан итә.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы органик продукциянең товар тамгасына махсус хокуклар алды. Тиешле таныклык Роспатент тарафыннан бирелде.
2019 елның 7 августында 8:00 сәгатьтә Кукмара муниципаль районы Советы бинасында өченче чакырылыш Кукмара муниципаль район Советының чираттан тыш утырышы була.
Республикада терлек азыгы әзерләү темплары 2018 елның шушы чордагы дәрәҗәсеннән артыграк. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләреннән күренгәнчә, 5 августка республика буенча печән 454,1 мең тонна әзерләнгән, сенаж – 2 млн 563,8 мең тонна, ягъни фаразга карата 72% һәм 95%.
Озын гомерле булуның серен юбиляр гадел һәм намуслы хезмәттә күрә
Августта яңгырлы көннәр күп көтелә, шуңа күрә республика игенчеләренә урып-җыю эшләрен башкару тактикасын яңадан карарга кирәк булачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов урып-җыюның барышы турында сөйләгәндә әйтте.
Кукмара район мәдәният йортының" Калинка", "ЭВВА" вокаль ансамбльләре Алабуга шәһәрендә узган Спас ярминкәсендә катнаштылар.