ЯҢАЛЫКЛАР


12
август, 2019 ел
дүшәмбе

Рецептлар күргәзмәсе

Бу күргәзмә яшелчәләрне төрле рецептлар белән тозлау, җиләк-җимешләрне саклау ысуллары турындагы китап-журналлар белән таныштыра. Күргәзмәне Үзәк китапханәсенең китапханәчесе Гарипова Лилия Дамир кызы әзерләде.


10
август, 2019 ел
шимбә

Сәламәт тәндә, сәламәт рух. 

Кукмарада иртәнге намаз 3 сәгатьтә укылыр

«Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре белән берлектә балигъ булмаган балалы гаиләләргә һәм җитмеш яшьтән өлкән яшьтәге социаль хезмәт алучыларга янгынга каршы куркынычсызлыкны кисәтү максатыннан өйләренә йөреп чыктылар.

"Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре үз эшләрендә «Гомер көзе» программасын актив кулланалар,аның максаты өлкән яшьтәге кешеләргә үзләренең тормыш тәҗрибәсен лаеклы бәяләү, тормыш дәвамында тупланган белемнәрен аңлау.

Кукмара муниципаль районының  мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен  “Шәфкать” тернәкләндерү  үзәгендә  һөнәри юнәлеш бирү кысаларында социаль хезмәт алучылар өчен «Артель» аяк киеме ремонтлау остаханәсенә экскурсия оештырылды.


9
август, 2019 ел
җомга

Җыелыш эшмәкәрлек, шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм үзмәшгульлек, социаль мәсьәләләр буенча өч юнәлештә алып барылды

Кукмара районында халык җыеннары дәвам итә. Бүген ул Березняк һәм Пычак җирлекләрендә үтте.

Авыл халкы белән очрашуга район башлыгы Сергей Димитриев һәм аның урынбасары Равия Каримуллина килгән иде.

Җыелыш эшмәкәрлек, шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм үзмәшгульлек, социаль мәсьәләләр буенча өч юнәлештә алып барылды. Анда эшмәкәрлекне үстерүдә дәүләт программалары, җирлекләренең үсеш перспективалары, халыкны эш белән тәэмин итү, яшьләрне авылга тарту, авыл туризмы булдыру һәм башка бик күп мәсьәләләр каралды.

 

 

Азактан актлар залында гомуми җыелыш үткәрелеп, һәр төркемдә туган сорауларга җаваплар бирелде, җирлек башлыкларының чыгышлары тыңланды.

Әсән-Елга, Арпаяз авыллары клубын төзекләндерү, Арпаязга мәдәният йорты,ФАП һәм кибетне үз эченә алган күпфункцияле үзәк төзү, Пычак клубын тышлау, Әсән-Елгада ФАП эченә ремонт ясау, Березнякта клуб төзелеше һәм башка сораулар күтәрелде.

фото: Алсу Сәләхетдинова/ "Хезмәт даны"

8 август көнне 17.00-19.00 сәгатькә кадәр Комсомол мәйданында ачык һавада уку оештырылды. Китапханәчеләр паркта ял итүчеләр өчен китап-журналларга обзор үткәрделәр.


8
август, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында  терлекчелек  тармагының  2019 елның  7 аендагы  эшенә  йомгаклар  ясадылар.   Киңәшмәне  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары Нәҗип Хаҗипов үткәрде.   


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International